Җәмгыять
9 ноябрь 2023, 10:15

Алар яшәүгә дәрт бирүче

Һәр авылның үрнәк алырлык, хезмәт сөючән һәм уңган гаиләләре була. Мулла авылында яшәүче Гыйлемшиннар гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Зилия белән Вәрис 23 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы Вәрис Хәбибҗан улы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң механизатор һөнәрен үзләштереп, бәхетен читтән эзләмичә, үзләренең Салават исемендәге колхозда 43 ел тракторчы булып эшли.

Алар яшәүгә дәрт бирүчеАлар яшәүгә дәрт бирүче
Алар яшәүгә дәрт бирүче

Вәрис – бар эшкә дә оста, йорт яны хуҗалыгында бар нәрсәне үз куллары белән ясый. Техника телен дә яхшы аңлый. Шулай ук ул авылның оста гармунчысы да. Өздереп гармунда уйнаучыларны хәзер табуы бик авыр. Вәрис бу һөнәргә әтисеннән өйрәнгән. Бүгенгедәй хәтерли ул әтисенең вятскийда, баянда уйнауларын. Авылда гармунчы булгач, димәк авыл яши дигән сүз. Вәрис Гыйлемшин Сабантуй һәм башка мәдәни чараларда актив катнаша. Сайлау комиссиясе әгъзасы булып та тора. Сайлау чорында үзенә йөкләтелгән эшен намус белән үти. Көн-төн суык дими, эссе дими басуда эшләвенә дүрт дистә елдан артык гомере узганын сизми дә калган ул. Узган ел хаклы ялга чыга. Шулай булса да, яраткан эшен ташламый, иген үстерүдә хезмәтен дәвам итә.
Гаилә учагын саклаучы Зилия тумышы белән Бигәнәй авылыннан. Бәләкәйдән җыр-биюгә әвәс булып үсә Зилия. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач та, Каенлык клубы җитәкчесе булып эшкә башлый. Аннары сатучы, хат ташучы кебек һөнәрләрдә үзен сынап карый. Әмма сәнгать иле аны үзенә кире тартып ала. 2002 елда Мулла авылы клубында художество җитәкчесе булып эшкә җибәрелә. Нәкъ шушы елларда да ул үзенең мәңгелек тормыш иптәшен Вәрисне очрата. Аннары 2016 елда шушы авыл китапханәсендә эшен дәвам итә. Зилия авыл биләмәсе җәмәгать тормышында актив катнаша. Гыйлемшиннар гаиләсендә татар-башкорт халкының милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре һәм йолалары үтәлә.
Вәрис белән Зилия менә дигән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Юлия Борай беренче санлы мәктәбе укучысы. Юлия әти-әнисе сыман сәнгатькә бик гашыйк. Төрле мәдәни конкурсларда катнашып, призлы урыннарга ия була. Агымдагы елда Уфада узган “Татар кызы-2023” конкурсында “Ягымлылык алиһәсе” номинациясендә җиңү яулый. Татар телендә яттан шигырьләр сөйли, иҗади конкурсларда катнаша. Шулай ук шагыйрә Рафига Усманова премиясенә лаек була. Бию сәнгатен дә бик ярата. Авылда узган мәдәни чараларда татар биюләре белән чыгыш ясый. Төпчекләре Алия дә апасы белән бер мәктәптә укый. Ул да сәнгатькә гашыйк бала.
– Гыйлемшиннар гаиләсе безнең авылның хөрмәткә лаеклы кешеләре. Әлеге гаилә рухи яктан бай һәм әйләнә-тирәдәгеләргә изгелек һәм җылылык өләшәләр. Балалары әдәплелек, эш сөючәнлек үрнәгендә тәрбияләнәләр, – ди күршеләре.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас