

Гөлфирә апа Сәет-Көрҗә авылында әти-әни тәрбиясендә җиде балалы гаиләдә үсә. Балачагы авыр елларга туры килгән кыз бала мәктәпне тәмамлап чыгуга, әти-әнисенә ярдәм итәргә теләп, авыл хуҗалыгында эшли башлый. Гөлфирә апа 30 елдан артык сыер савучы була. Хезмәт кенәгәсендә дә бер генә язу: “сыер савучы”. Сыер савучының эш сәгате иртәнге дүрттә башлана, кичке сигезләрдә генә бетә. Ял көннәре юк, авырганда бер-берсен алыштыралар инде савучылар. Кыш көне малларны ашатып, су җылытып, салам бирәләр, силос салалар, асларын чистарталар. Җәй көне малларны җәйләүгә алып чыгалар. Көненә ике тапкыр сыерларны кул белән сава ул. Тимер бидоннарга сөтне сөзеп салып, йөк машинасына төяп, районга озаталар. Шундый авыр һәм җаваплы хезмәт ул сыер саву.
Бергә укып, бергә уйнап үскән күрше егете Флүр белән гаилә корып, матур тормыш көтәләр. Флүр дә тормыш иптәше кебек авыл хуҗалыгында эшли. Башта ассенизатор, аннан ферма мөдире була. Лаеклы ялга чыкканчы хуҗалык эшендә көчен сала. Авыр чир генә баһадир ирне аяктан ега, аның гомерен өзә.
Алты балага гомер бүләк итәләр Якуповлар, аларның һәрберсен укыталар, тормышта үз урыннарын табарга булышалар. Ирекләре Сәет-Көрҗә, Таңатар авылларында газовик булып эшли, үз авылында имам-хатиб та. Фирдәүсе Борай авылында полициядә эшләп, лаеклы ялга чыга. Фларит Дүсмәт авылында гаиләсе белән яши, фермада эшли. Ләйсән Пыть-Ях шәһәрендә нефть компаниясендә – баш бухгалтер. Артур да шул ук шәһәрдә, ашханәгә азык-төлек китерүче булып эшли. Зөһрә Сургутта – пешекче. Бүгенге көндә Гөлфирә апаның 13оныгы һәм бер оныкчыгы бар.
– Берүзем генә калдым дип уфтанып утырмыйм. Балаларым гел кайтып тора. Кияүләрем, киленнәрем дә минем бик әйбәтләр. Гел “әнкәй” дип кенә торалар, бер авыр сүз әйткәннәре юк. Оныкларым җәй буена миндә кунакталар. Алар белән мәш килеп, бакчалар утыртабыз, чәчкәләр үстерәбез. Теплица тутырып җиләк-җимеш җитештерәбез, кышкылыкка әзерлибез, – ди Гөлфирә апа, җәйге уңышлары белән мактанып. Чынлап та, аның өенә барып кергәч тә, хуҗабикәнең уңганлыгы күренә. Өйгә кертелгән кабаклар йортның почмакларында үз урыннарын алганнар. Суык кышларда чәй эчәргә төрле-төрле шифалы үләннәр киптерергә эленеп куелган. Хуш исле кайнатмаларның исе йорт алдына ук таралган иде.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә Гөлфирә апаның мул табыны артына дүрт буын бергә җыела. Өйләре шатлыклы тавышларга күмелә.
– Мин күпбалалы әни булуыма бик шатмын. Балаларым – тормышымның асылы, яшәвемнең мәгънәсе. Алар миңа яшәү өчен көч бирә, авыр эш көненнән соң, аларга карап, кәефләр күтәрелә. Сау-сәламәт һәм бәхетле генә булсыннар. “Һәр бала җиргә үз ризыгы белән туа” дип юкка гына әйтмиләр. Бу чын мәгънәсендә шулай, бала табарга курыкмасыннар. Сабыйлар – Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләк ул, – дип сүзен йомгаклап куйды бәхетле әни.
Гөлфирә апаның гаилә җылысын саклап, кош балаларын җыйгандай үзенең канаты астына алып, балаларына җил, яңгыр тидермичә, авыр сынаулар үтеп тә көчле рухлы булып кала белгәне өчен сокланмый мөмкин түгел!