Җәмгыять
19 октябрь 2023, 04:17

«Картлыгым бәхетле үтә»

Яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса, дип җырлыйлар. «Ә минем өчен картлык көннәремнән дә бәхетлесе юк, – ди Көрҗә авылында яшәүче Флидә әби Фәррахова. – Үз йортымда үз көемә яшим, оҗмах кебек бит гомерләр».

«Картлыгым бәхетле үтә»«Картлыгым бәхетле үтә»
«Картлыгым бәхетле үтә»

Редакциядән икәнне белгәч, фотога төшәргә кыенсынды: «Эш кырган кеше кебек, күргән-белгәннәр ни әйтер», – ди. Көчкә күндердек.
Заманында юклык-мохтаҗлыктан, авыр эш-тән башканы белмәгән ул буын вәкилләре читтә –күләгәдә калуга күнеккән шул инде. Аз гына игътибардан да югалып калгандай булалар.
Флидә әби өлешенә тигән язмыш та кырыкмаса кырык сикәлтәле. Абзай авылында күпбалалы гаиләдә туып-үскән әбинең үткәннәрен сагынып сөйләрлеге дә юк. Ачлык, ялангачлык. Укырга бик теләсә дә, сигез класстан ары китә алмый. Каенлык мәктәбен тәмамлагач,  Уфада почта бүлегендә хезмәтен башлый Флидә. Җәйге ялларында дәү әнисе кырына Иске Көрҗәгә кунакка баргач, Рәүдәт исемле егет белән таныша. Күп тә үтми, яшь Фәрраховлар гаиләсе туа. Килен булып төшкәч, авылда да почта эшен ташламый Флидә. Җирле халыкны гәзит-журналларга яздыручы да, вакытлы матбугатны йортка тиклем илтеп җиткерүче дә, пенсия таратучы да, азык-төлек, лотерея билетлары, открыткалар, хәтта  канцелярия кирәк-яраклары  сатучы да була ул. Булсынга дип, эшен ихлас башкарганга газета-журналларга яздыруны да, сату  планын да арттырып үти уңган хат ташучы. Көче җиткәннең барын да башкара. Кешеләрне игътибар белән тыңлый белүе, алай гына түгел, киңәшләре белән, нинди генә хәлдән дә чыгу юлын табарга ярдәм итүе, кешедә өмет уята белүе белән дә күпләрнең ихтирамын һәм хөрмәтен яулый. Флидә Мадис кызы һәрвакыт юлда, хәрәкәттә була. Аның җылы куллары авыл халкына хатлар, басмадагы хәбәрләрне генә түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тараткандыр сыман. 
Рәүдәте белән гаилә корып, өч балага гомер бүләк итәләр, аларның һәрберсен укыталар, тормышта үз урыннарын табарга булышалар. 
Бүгенге көндә дүрт оныгы бар Флидә әбинең. Гомеренең алтын көзенә кергән акъәбинең бар тормышы – шулар. Әлегә үз көчендә, үз аягында, тормыштан ямь табып яшәп ята Иске Көрҗәнең хезмәт ветераны.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас