Җәмгыять
19 октябрь 2023, 03:32

Ак күңелле акбабай

Әйе, язмыш никадәр ныграк сынаса, тормыш та шулкадәр кадерлерәк, истәлекләргә баерак була. Каратамак авылында туып үскән, бүгенге көндә дә шунда гомер кичерүче 96нчы яшен тутырган Миңнемөхәмәт Моратов та тормышның тәмен белеп яши.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Миңнемөхәмәт бабай-ның балачагы авыр елларга туры килеп, күп михнәтләр күрсә дә, эшкә нык булып үсә ул. Сугыш башланганда 14 яше дә тулмаган була малайга. Авылдагы бөтен ирләр яу кырына озатылганга, үсмер егетне атка утырталар. Бар көченә тырыша ул. Башта атка тарантас җигеп авыл советы рәисен йөртә, аннан ат абзарында атлар карый башлый. Гомер буе атлар тирәсендә эшләп, лаеклы ялга туктый. Хәер туктый дип әйтү дөреслеккә туры да килми торгандыр, Миңнемөхәмәт бабай лаеклы ялда да җиң сызганып эшләвен дәвам итә.
– Сугыштан соңгы елларда безне Ает авылына урман кисәргә җибәрделәр. Анда бер апада без өч-дүрт егет квартирада тордык. Ул апа безне үз балалары кебек күрде, ашарына да, йокларга йомшак түшәге дә булды. Хәзер исемен хәтерләмим, рәхмәт инде аңа, – дип искә ала авыр елларны Миңнемөхәммәт бабай. – Чатлама суыкларда кулга кияргә бияләй дә юк иде, аякларда да чабата гына иде. Сөйгәнемне дә Ает авылда очраттым. Зәйтүнәмне килен булып үзебезгә алып кайтканны әле дә хәтерлим. 
Бабайның сөйләгәнен тыңлап, ирексездән сорап куям – ничә сыйныф укыдыгыз? “И, ул вакытта укулар юк инде... Ачлыктан үлмәскә эшләргә кирәк иде.”... Эх, бигрәкләр жәл. Вакытында белем алган булса, әллә нинди дәрәҗәләргә ирешер иде дә бит. Бик тирән фикерле, бай телле, бик сөйкемле бабай булып керде ул күңелгә. Зиһене дә сөбеханалла.
Тормыш иптәше Зәйтүнә белән алар бергә матур гомер итеп, сигез бала үстерәләр. “Зәйтүнәм бик акыллы иде, бик матур яшәдек”, – дип искә ала Мөхәмәт бабай. Бар эшне дә бергә башкаралар алар, яшьли эшләп үскән Миңнемөхәмәт эшне ир-ат яки хатын-кызныкына беркайчан да аермый, барсын да төгәл башкара. Сигез баланы тәрбияләү өчен өч сыер, егерме бишәр сарык, тавыклар асрыйлар Моратовлар. Үз көчләре белән җәй буе печән, көзен утын әзерлиләр. Балалары да ярдәм итә аларга. Бакчалары да зур була, анда җимеш, яшелчәләр үстерәләр. Кышкылыкка кыярлар, кәбестәләр тозлап, үз хуҗалыгы ярдәмендә балаларын аякка бастыралар, аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Балалары төрле якларга очсалар да, туган нигезгә сукмакны суытмыйлар. Кызы Зилә тәрбиясендәге  әтиләре янына кайтып торалар. Бүген аның җиде оныгы, сигез оныкчыгы бар. 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас