

Сугыш башланганда аңа нибары өч кенә яшь була. Әтисе Хәбибҗан аганы да сугышка алалар, кызганычка каршы, хатынын тол, кызын ятим итеп, ул сугыш кырында ятып кала. Әтисен бөтенләй дә хәтерләми Сафыя әби. Әнисе иртәдән алып төнгә кадәр хезмәттә була, фермада эшли, нинди эш кушсалар, шуны башкара. Аның балачагы кычыткан, алабута, кузгалак ашап үтә.
– Яшьтән үк нужаны күп күреп үстем мин, көтү дә көттем, урман да кисәргә туры килде миңа, ничек тә яшәргә, җан асрарга тырыштык, туярлык ашап үсмәдек. Сугыш тәмамланганнан соң башкаларның әтиләре кайтып тормышлары җиңеләйде, миңа ул бәхет тә язмады. Җилкәдән салам, печән бәйләме төшмәде, эшләмәгән эш калмады инде, – ди балачагын, үсмер чорын искә алып Сафыя әби.
Сафыя әбигә укулар да әллә ни насыйп булмый, яшьтән үк эшкә тотына ул. Вакытында дуңгыз фермасында эшләргә туры килә аңа. Зуррак дус кызларына ияреп ике ел рәттән торф чыгару эшендә дә эшли.
1959 елда язмыш аны Иске Тазлар авылы егете Канифҗан Хисаметдин улы белән кавыштыра. Бик басынкы кеше була ул. Гомере буе колхоз рәисе шоферы булып эшли.
Иске Тазлар авылына үзенең килен булып төшүен Сафыя әби бүгенгедәй хәтерли. “Балам, минем тормыш юлым бик сикәләтәле булса да, яшьлек елларым якты булды. Элек бит инде башка авыл егетләре үзләренә охшаткан кызга димче җибәрә иделәр, әти-әнисе ризалык бирмәсә, шул кызны урлап китү йоласы да бар иде. Менә шул чор баласы бит инде мин. Яңа Карагыштан Кәшкәләүгә торфыга барырга язылырга дип барырга чыктым. Акрын гына юл буйлап җәяүләп барганда каршыма кошовой җигелгән ат чабып килә. Болар мине җил тизлегендә узып киттеләр, мин юл читенә чыгып җигүле атка юл биреп калдым. Юлчылар мине узып киткәч, үземнең уй-хыялларыма болганып тагын күрше авылга таба юл тоттым. Азмы күпме вакыт та узмады, артымнан “тыр-р-р” дигән тавыш ишетелде. Борылып карасам, Канифҗан басып тора. Сафыя, ди мин сиңа әллә кайчаннан күз атып йөрим, синең әниең ризалык бирми, без сине урлап китәбез, – ди. Мин авызым ачканчы, кошовой Иске Тазлар авылы ягына чапты. Менә шулай мин Иске Тазлар авылына килен булып төштем. Икенче көнне инде әниемне алып килеп никах укытып, мин ирле хатынга әйләндем. Шул ук көнне ул вакыттагы “Восток” колхозына эшкә чыктым. Яз көне иде, бөтен дөнья шау-гөр килеп тора, бөтен халык басуда. Соңыннан инде авыл фельдшер пунктында санитар булып хезмәт юлымны дәвам иттем”.
Тормыш иптәше белән Сафыя әби биш кызга гомер биреп, аларның һәркайсына ныклы белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Иң олы балалары Илфира Екатеринбургта тегүче, икенчесе Эльза район үзәк китапханәсендә җыештыручы булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда, Лилия Бөре районы Яңа Яндыз авылы фельдшеры, төпчекләре Әлфия почтамтта пенсия таратучы булып эшли. Кызларының матур тормышларын сөйләп чыккан ана күзендә нинидидер бер моңсулык сизелә иде. Мин аның дүртенче кызы турында сорашырга уйлап бетү белән ул сүзне үзе башлады.
– Үзем яшьтән үк ачлыкны тоеп үскәнгә, балаларым ач булмасын дип гомерем буе тырыштым, нинди эш кушсалар да баш тартмадым. Аллага шөкер, балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәделәр, яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләп үстерергә тырыштык үзләрен. Барысын да күрдем, ачлыгын да, ялангачлыгын да, авыр кайгысын да. Аллага шөкер, бүген исә җитеш дөнья, бөтен уңайлыклар да бар. Узган ел газ керттердем. Менә инде шушы җыйган дөньяның рәхәтен күреп кенә яшим. Тик җанымда ниндидер салкынлык бар. Бу исә кара кайгы. Кызганычка каршы дүртенче кызыбыз Лифәнең генә гомере бик кыска булды. Менә бишенче ел инде ул мәңгелек йортта. Тормыш иптәшем дә инде әллә кайчан гүр иясе булды. Менә шушы кара кайгылар гына бераз сәламәтлегемне какшатты. Ходайдан сабырлык сорап, көн дә догалар укыйм. Мәетләрне дин таләпләре буенча юып, соңгы юлга озатырга да йөрим. Искечә китаплар уку белән мавыгам. Коръән минем өчен яшәү чыганагы. Йөрәк әрнүләремне, сагышларымны аять, сүрәләр укып басам, – ди Сафыя әби үткән елларын хәтерләп.
Бүгенге көндә Сафыя әби тормыш иптәше белән салган төп нигездә берүзе генә яши. Балалары, оныклары атна саен кайтып, әниләренә ярдәмләшеп торалар. Балаларының һәркайсына тәрбияләре өчен рәхмәттән башка сүзе юк аның.