

Кәшкәләү авылында яшәүче Илфир Шәйдуллинны мин шундый әтиләр исемлегенә кертер идем. Чөнки ул укытучы буларак та, җитәкче буларак та бик сәләтле, таләпчән, төгәл кеше. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Ул олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын педагог һәм җитәкче ул. Шулай ук тормыш иптәше Эльвирага игътибарлы, ихтирамлы ир, ә балаларына җаваплы әти.
1984 елда Кәшкәләү мәктәбен уңышлы тәмамлап, Бөре педагогия институтына укырга керә Илфир Шәйдуллин. Бер ел укыгач, аны армия сафына алалар. Хәрби бурычын БАМ төзелешендә үтә. Аннан кайткач, укуын дәвам итеп, кулына диплом ала. Хезмәт юлы, әлбәттә, туган мәктәбендә химия һәм биология фәннәре укытучысы буларак башланып китә. Сигез ел яраткан эшен башкаргач, аны укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфасын да Илфир Фәрит улы зур җаваплылык белән башкара. Тырыш, булдыклы педагогны 2002 елда мәктәп директоры итеп күтәрәләр. Менә егерме бер ел инде ул шушы җаваплы вазыйфада эшли. Илфир Фәрит улы директорлык иткән чорда мәктәп яшь, белемле кадрлар белән тулылана.
Ул үзенең ике баласы өчен генә җаваплы әти түгел, ә шушы мәктәптә укучы балалар өчен дә үз әтиләре кебек җавап тота. Мәңгелек яр итеп тә Бөредә укыган төркемдәш кызы – Мәчетле районнан Эльвираны сайлый. Эльвира да шушы ук мәктәптә эшли. Шәйдуллинар кызлары Лилия һәм уллары Илнурга гомер бүләк итәләр. Мәктәп – өй маршруты белән йөргән Илфир Шәйдуллин турында балалары да тик яхшы яктан гына сөйлиләр.
– Әтиебез безнең тыныч холыклы кеше. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән әйтем туры килә аңа. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Безнең белән дә булырга вакыт таба. Әтием барлык сорауларыма да җавап бирә ала. Без аның белән рәхәтләнеп сөйләшәбез. Өйдә вакытта без аның белән бөтен эшне бергә эшлибез. Яз җиткәч, кош оялары, кышын канатлы дусларыбыз өчен җимлекләр элеп куя идек. Җәй көне бергәләп су кереп, сәяхәткә барып, кышын чаңгы шуып, кар көри идек. Инде хәзер без үзаллы тормышта, үз балаларыбыз бар. Әтиебез инде дәү әти, оныкларын безгә караганда да ныграк ярата, аларга җылылыгын бирә, – ди кызы Лилия әтисе турында.
Илфир Шәйдуллин мәк-тәптә, ата-аналар арасында да абруй казанган кеше. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен “БРның мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.