

Нәкъ шушы вакытта да инде мондый парларның үтелгән юлларына күз салалар. Икесе дә сугыш чоры балалары алар. Ул елларның авырлыгын башкалар кебек тоеп үскәннәр. Сүзләрендә зар-сыкрау булмаса да, карашларындагы моңсулык күпне күргәнлекләрен чагылдыра.
– Ил белән күтәргән авырлыклар инде. Әти сугышка киткәч, кечкенәдән бөтен эшкә дә өйрәнергә туры килде. Мәктәптән кайтуга хуҗалыктагы эшләрне башкару да минем иңгә төшә иде. Мал-туарны барлау, шул арада колхоз эшендә йөрүче әнигә булышу да читтә калмый, – дип сабыр гына әйтеп куйды Хасим абый.
Ундүрт яшен тутыргач, абыйсы Нурдәүләт аны Пермь өлкәсенә алып китә. Анда ул агач кисүдә эшләп ала да армия сафларына китә. Буй-сынын ныгыткан, холкын чыныктырган егет аннан кайткач, Бәһия белән танышып, гаилә коралар.
Бәһия апаның да тормыш юлы зур сынаулардан тора. Бәләкәйдән колхозда төрле эштә, аннары бераз үсә төшкәч фермада кул белән сыер савуда дистә елга якын эшли. Егерме бишәр сыерны көненә өч мәртәбә барып савуларын ул бүгенгедәй хәтерли.
– И, кызым, яшьлек белән сизелмәгән инде эшнең авырлыгы. Салкын, яңгыр, пычрак дими идек, резина итек киеп, шагыр-шогыр фермага йөгерә идек. Барысын да күрдек, Ходаем сабырлык бирде. Аннары инде гаиләле булгач, тормыш иптәшем белән Пермь өлкәсенә күчеп киттек. Мин яшелчә саклау складында эшләдем, ә Хасим исә шахтада. Менә шундый матур тормыш юлы үттек. Эшебездән беркайчан да зарланмадык. Инде илләребез тыныч булып, шушы авыр хезмәтебезнең җимешләрен татып яшәргә насыйп булсын.
Шулай, хатын-кызның эше өйдә тавык та чүпләп бетермәслек күп аның. Шуның өстенә балаларны тәрбияләү дә күбесенчә ана җилкәсенә төшә. Бу яктан бик бәхетле Гыйльметдиновлар. Тигез канатта яшәп өч балага яхшы тәрбия бирә алганнар. Балалары гаиләләрен корганнар инде. Ата-анага борчу китермичә тормышта үз сукмакларын салганнар. Туган нигезгә дә юлны онытмыйлар, бер-берсенә булышып яшиләр.
Әнә шулай сизелмичә үткән тормышларын күзаллый бүген Гыйльметдиновлар. Гомер шәфә-гыңны пар канатта каршы алу, бер-береңнең кадерен белеп яшәү бәхетлеләргә тигән өлеш. Нинди генә өлеш диген – 60 ел бергә яшәп бриллиант туйга җитү ул!