

Социаль хезмәткәр Фәридә Мөгаллимова Тугай авылында үзе хезмәт күрсәткән һәр әбинең йортын чиста тотып, юындырып, керләрен ап-ак итеп, өен җыештырып, ашарына пешереп, көненә әллә ничә урый.
Күренеп тора: “тиеш” дигән исемлек аның өчен түгел, шушы урамда, янәшәдә генә яшәгән үз карамагындагы 20 әбине дә әниседәй якын итеп, җан җылысын биреп карый ул. Гомер буе бер-берләренә керешеп, аралашып яшәгәч, башкача булдыра да алмый. Бай эш тәҗрибәсенә, тирән белемгә ия Фәридә ханым. Гадилеге, ачык йөзле, киң күңелле, олы йөрәкле булуы белән тирә-юньдәге әбиләрнең тирән хөрмәтен казана.
Үз карамагындагы әбиләрнең һәркайсының холкын, проблемасын, яшәү рәвешен яхшы белә ул. Гомер уртасына җиткәндә үзенең бу тормышта башкарырга тиеш төп билгеләмәсе менә шулай өлкәннәр турында кайгырту икәнлегенә төшенә.
Кушманак авылында алты балалы гади гаиләдә туып үсә Фәридә. Мәктәптән соң Уфа шәһәрендә радиотехника техникумын тәмамлый. Бухгалтер булып башлаган хезмәтен кадрлар бүлеге белгече булып дәвам итә. Тугай авылы егете Заһитка кияүгә чыккач, Кушманак авылына 15 ел, Кодашка ун ел йөреп эшли. Бүген килеп 12 ел социаль хезмәткәр булып эшли Фәридә ханым.
– Мин социаль хезмәткәр эшенә очраклы гына килеп кердем, – ди ул. – Әмма һич үкенмим. Әбиләрем – сердәшчеләрем, яшәвемне хәзер алардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Җитәкчеләребез дә һәммәсе кеше хәленә керә белә торган, кирәк вакытта таләпчәннәр дә, безне аңлыйлар, хөрмәт итәләр. Минем әле мондый тату, бердәм коллектив күргәнем юк иде.
Фәридә ханым карамагында булган әбиләр дә аның турында мактап кына сөйлиләр.
– Әле дә Фәридәбез бар. Һәр иртәдә елмаеп-көлеп килеп керә, бөтен җирне ялт иттереп куя, тәмле итеп сыйлый, куллары алтын. Ходай үзен сәламәт итсен дә, безне генә ташламасын. Ул барында бер борчуыбыз юк. Безгә район, авыл яңалыкларын җиткереп тора. Рәхәтләнеп серләшеп-сөйләшеп туймыйбыз...
Әйе, иң беренче чиратта кешелеклелек, миһербанлык таләп иткән бу хезмәт Фәридә Мөгаллимова кебекләр өчен генәдер. Аңа җаны белән бирелгән фидакарьләр өчен.