Җәмгыять
4 октябрь 2023, 05:15

Ватанны саклау һәм аңа хезмәт итү – игелекле һәм мактаулы эш

РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзеп, борайлылар да кушыла. Үткән атнада районыбыздан тагын ике ир-ат туган илен, кече Ватанын сакларга үз теләкләрен белдереп, хәрби хезмәткә контракт төзеде.

Борай һәм Мишкә районы буенча хәрби комиссар сөйләгәнчә, гаризаны 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар бирә ала. Контракт төзегән хәрбиләргә хезмәт хакы түләнә, ашау, киенү, яшәү урыны белән тәэмин ителәләр. Оборона министрлыгы тарафыннан хәрби ипотека нигезендә ике сроктан соң (6 елдан) үзләре теләгән җирлектән торак алу мөмкинлеге бирелә. Ипотека өчен армия хезмәте чорында министрлык түли. Кайнар нокталарга җибәрәләр, дип борчылырга кирәкми – бу фәкать һәр контрактчының үз теләге белән генә башкарыла. Андый җирләрдә хезмәт итүчеләрнең 1 ел хезмәте 3 елга санала, җиде елда пенсиягә хокук бирерлек стажга ия буласың. Акчасы да берничә тапкыр күбрәк түләнә.
– Мин бер елга контракт төзеп, хезмәт итеп кайттым инде. Туган ягыма кайткач, мин үземне хезмәттәшләремә хыянәт иткән кебек тойдым. Шуңа да озак уйлап тормый, тагын бер еллык контракт белән хезмәткә китәм. Мин башкача булдыра алмыйм. Без илебезнең бәйсезлеген якларга тиеш, – ди күптән түгел генә үз теләге белән контракт төзегән Илгиз. – Хезмәттәшләребез белән татубыз, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә бер-беребезгә ярдәм итәбез. Һәркем куелган бурычларны һәм максатларны төгәл белә, аларны үти.
Хезмәткә теләгән һәркем кабул ителә. Контракт буенча хезмәт турында кызыксынучылар Мишкә һәм Борай районнары буенча хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә алалар: Борай авылы, Гафури урамы, 41 йорт. Мәгълүматны 122, 8(34756) 2-15-01 телефон номеры аша да алырга мөмкин. Үзең белән паспорт, хәрби таныклык (военный билет), машина йөртү таныклыгын алып килергә кирәк. Шулай ук Борай районында контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручыларны җыю пункты эшен дәвам итә.Тулырак мәгълүматны 8-917-280-26-19 яки 7-86-23 номерлары буенча шалтыратып белергә мөмкин.

Лира ЮРАСОВА әзерләде.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас