

– Без күргәннәрне сөйләгәнгә яшьләрнең кайберләре ышанмый да. Насыйп булгач, Ходай гомерләрне биргәч, бүгенге матур тормышны да яратып яшим. Улым, киленем тәрбиясендә, оныкларым янәшәсендә һәр туган көнгә куанам. Кич ятсаң, иртә торсаң, өйдә җылы, газ, ут янып тора, краннан су ага. Пенсияне өйгә китереп бирәләр, кибетләрдә ни теләсәң шул бар. Ә бит безнең бер телем икмәккә тилмергән, гаиләгә бүген ни ашатырга дигән көннәр дә булды. Элек суны көянтәләп коедан ташыдык. Кыш көннәрендә кое тирәсе бозланып ката, су алу үзе бер нужага әйләнә. Утынны кечкенә арба белән әзерли идек. Аяк астында карлы су. Колхоз кырларын ат белән эшкәртеп чәчкән, сыерлар җигеп Вострецовога бөртек илткән көннәр дә хәтердән чыкмый. Сугыш елларында фронт өчен урман да кистек. Безгә декрет яллары да бирмәделәр. Бер баламны эшләп утырган җирдән авырта башлап, өйгә кайтып, өйдә таптым. Бер атнадан балаларны каенанама калдырып, эшкә чыктым, – дип искә ала Клара әби.
Ает авылында дүртенче сыйныфны тәмамлагач, Көрҗәдә укуын дәвам итә кыз. Аннары инде 14 яше тулу белән колхоз эшенә җигелә. Тәүдә плугар булып, аннары тракторчы булып эшли. Заманасы да җиңел булмый. Һәр колхозчыга икмәкне санап кына бирә торган чор.
Ике дистә елдан артык кул белән сыер савучы булып эшли ул. Көненә өч тапкыр барып 35әр баш сыер савуларын ул бүгенгедәй хәтерли. Хаклы ялга да фермадан туктый.
Сәет егете Хәмәт белән озак еллар гомер кичерәләр алар. Дүрт балага гомер бүләк итәләр. Әмма ләкин героема парлы картлык кичерү бәхете тими. Утыз биш ел элек гаилә башлыгы мәңгелек йортка күчә. Шуннан башлап Клара әби улы Марат, килене Финзира тәрбиясендә яши.
Клара әбинең кызлары Нижневартовск шәһәрендә яшиләр, бер улы Борайда гомер итә. Балалары һәрвакыт төп йортка кайтып, әниләре янында кунак булалар. Оныклары да дәү әни дип өзелеп торалар.
– Финзирам, үз кызым кебек, әнкәй, дип өзелеп тора. Олы кешегә башка нәрсә кирәк инде. Җылы сүз, тәмле аштан башка, – дип шатлана бианай кеше.
Марат себер якларында егерме елдан артык тракторчы булып эшләп йөри, ә килен белән кайнана икесе бер-берсенә иптәш һәм сердәш булып дөнья көтәләр. Финзира да кул кушырып утыра торган кеше түгел. Чисталык-пөхтәлек ярата. Абзар тутырып мал, кош-корт асрый. Финзира шулай ук чәчәкләр үстерергә ярата. Аларның йортлары иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәк эчендә утыра. Марат белән ике кыз тәрбиялиләр. Лениза белән Элиза икесе дә югары белемлеләр, үзаллы тормышталар. “Балалар, оныклар тәрбиясенә төренеп яшәүдән дә бәхетле ни бар бу дөньяда”, – ди Клара әби.