

Өлкән буынга хас булганча, Әдһәм бабайның да бала чагы, яшьлеге бик авыр елларда үтә. Авырлыкларга карамастан, мәктәптә гел яхшы билгеләренә генә укый. Яхшы укуы өчен, аны Кәмилән авылында урнашкан пионер лагерена ял итәргә дә җибәрәләр. Сугыш алды елларында мондый мөмкинчелек һәркемгә дә бирелмәгән.
1942 елның 13 августында Борай районыннан 200 егетне армиягә алалар. Чишмә районы Алкино авылында урнашкан хәрби частька эләгә яшь Әдһәм.
– Бер көнне занятиедән чыгуга атка атланган бер офицер каршы килә. “Кем торфыда эшләде?”, – дип сорый. “Мин”, – дидем. Безне, бергә хезмәт иткән 15 егетне торфыга җибәрделәр. Яңадан безне, частька кайтардылар да, Туймазыга җибәрделәр. Анда кавалерия часте бар иде. Кыш буе укулар үтеп, безгә урман коридорын кылыч белән кисеп чыгарга боерык булды. 1943 елның җәендә чирләп киттем, санчастька эләктем. Аннары бер ай госпитальдә дәваланып чыктым. Авырудан соң миңа авылга кайтырга мөмкинчелек булды. Туган йортта озак торырга туры килмәде, бишенче октябрьдә тагын армиягә чакыру килде. Уфада комиссия үттем. Бу юлы Төньяк Уралга хезмәт армиясенә эләктем. Анда палаткаларда яшәдек. Урманнар кистем, тимер юлы салдым, пилорамада да эшләдем. Сугыш туктаганчы шунда булдым. Башта хезмәт көне 12 сәгать булса, яхшы нәтиҗәләр күрсәткәнгә, эш көнен сигез сәгатькә калдырдылар. Шартлар да үзгәрде, ашау да яхшырды. Эшлә дә эшлә инде, тик минем туган ягыма кайтасым килде. Шул хезмәт армиясеннән калгандыр инде минем агачларга, урманга мәхәббәтем, – дип үткән елларын күзаллый бабай.
Әдһәм Гайсин гомер буе урманчы булып эшли. Хезмәт ветераны урманнарны яшәртү, көчле яшь үсентеләрне утыртып, тәрбияләп үстерү һәм мәйданнарын киңәйтү, урман полосалары утырту, дару үләннәре җыю кебек бик күп эшләр башкара үзенең эш дәверендә.
Бар гомерен табигать сагына багышлаган урманчы-ветеранның җанын тырмап торган борчулары да бар:
– Йомшак агачны корт баса, – диләр бит. Шуның кебек урманны да карап, чистартып, тәрбияләп торырга кирәк. Шулай булмаганда аны төрле корткычлар баса. Элек бит бөтен халык шул урманга карап тора иде, печәнлекләрен чистартып, чабып, бар да тәртиптә булыр иде. Хәзер печән чабучы да юк, урманчылыкта штатлар да кыскарып бетте, – ди ул.
Әдһәм бабай ныклы гаилә терәге дә әле. Туган авылы сылуы Фәһимәгә өйләнеп, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бергә 55 ел иңгә-иң куеп матур, тату гомер кичерәләр. Хәзер инде оныклары да үсеп җиткән. Балалары, оныклары урманга сеңеп утырган төп йортның бусагасын суытмыйлар. Кадерләп тәрбияләп әниләрен соңгы юлга озатканнар. 99 яшьлек бабай бүгенге көндә кече кызы Зөһрә тәрбиясендә.
– Әти безнең гаиләбезнең иң хөрмәтле кешесе, әле тагын бик озак яшәсен дибез. Ул бик акыллы, нечкә күңелле кеше, – дип әтисе турында сөйләп китте Зөһрә ханым. – Нишләп әти хәтерле вакытта аннан күбрәк сораштырып калмадык икән дим. Яныбызда нинди зур тарих яшәгәнен аңламаганбыз бит.
Ә без, үз чиратыбызда, Әдһәм бабайның тыныч картлыгына, чиста-пөхтә йорт-җиренә, иң мөһиме – аңа карата булган кадер-хөрмәткә куанып кайттык.