Җәмгыять
27 Сентября 2023, 10:49

Балалы бәхет

Күпбалалы гаиләләрне шаулап, яфрак ярып утырган агачка тиңлим мин. Шуларның берсе – гап-гади авыл кешеләре Резеда һәм Алексей Шаһиевлар. Алар Байшады авылында матур гына гомер итәләр. Бу гаиләнең тормыш девизы: “Картайганчы тигезлектә, бергә тормыш көтәргә, кайгыны да, шатлыкны да һәрчак уртак итәргә”. Әйе, шундый девизга таянып яшәгән гаилә генә күркәм була.

Балалы бәхетБалалы бәхет
Балалы бәхет

Резеда тумышы белән Белорет районы Югары Авзян авылыннан. Дүрт-биш яшендә әти-әниләре белән Тәтешле районы Кардон-Әрибаш авылына күченеп киләләр. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлагач, пешекчегә укырга керә.
Алексей – Байшады авылы егете. Тепляк мәктәбен тәмамлагач, авыл хуҗалыгында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Ырынбур өлкәсендәге Тоцк шәһәрендә танклар гаскәрендә ике ел хезмәт итеп кайта. Туган ягына кайткач та хуҗалыкта эшләвен дәвам итә. Зоотехник та була, келәт мөдире дә, электромеханик та булып эшли.
Алексейның апасы Тәтешле районы егетенә кияүгә чыга. Апасы кырына кунакка баргач, яшь егет сылу кыз Резеданы күреп гашыйк була һәм үзләренә кунакка чакыра. Берни сизенмәгән кызыкай Байшады авылына кунакка килә һәм шул көннән башлап Алексей аны үз кырыннан җибәрми. Резедага яңа гына 18 яшь тулган була ул вакытта. Матур итеп туйлар үткәреп җибәрәләр.
– Урлап алып кайтты мине Алексей. Үзем дә сизми калдым. Шушы буладыр инде мәхәббәт. Быел бергә торуыбызга 17 ел була. Бер авыр сүз дә ишетмәдем тормыш иптәшемнән, – ди Резеда Шаһиева.
Берсеннән-берсе алма кебек тупырдап торган өч бала үстерәләр алар. Сарай тутырып мал туар, тавык-чебеш асрыйлар. Алар бик тырыш гаилә. Резеда да, Алексей да күп балалы гаиләдә үскәнгә, үзләре дә балалар ярата, күп бала үстерәселәре килә. Әниемнән үрнәк алганмындыр, дип елмая Резеда, һәрбер сабый үз бәхете белән туа, ди ул. Чыннан да, балалар тырыш, акыллы. “Гаилә бәхете – балада” дип, юкка гына әйтмәгәннәр, өйдә балаларың йөгерешсә, сарайда малың булса, тагын ни кирәк инде?
– Авылыбызда балалар бакчасы, мәктәп, кибетләр булмаса да, зарланганыбыз юк, бер-береңә карата мәхәббәт булганда, яныбызда сабыйларыбыз бөтерелгәндә безгә берни кирәк түгел. Аннары һәр баланың дөньяга үз ризыгы белән килүен дә онытмаска кирәк. Резеда да, мин дә һәрвакыт өй тулы бала үстерү турында хыялланган идек. Аллага шөкер, тормышыбызның бизәкләре күзгә күренеп үсеп килә, – ди Алексей. – Көндез вакытым эштә узса, кичләрен һәм ял көннәрен исә балалар янында булырга тырышам. Без бергәләп табигатькә чыгарга, балыкка йөрергә, кышын исә чаңгы шуарга яратабыз. Диана белән Сафина – Резеданың уң кулы. Ә Костя исә минем янда булышырга ярата. Аларның үзләреннән кечкенәләрне һәм өлкәннәрне хөрмәт итүләрен күреп күңелем сөенә, дөрес тәрбия бирәбез, дип үзебез өчен горурланып куям.
Диана Борай мәктәбендә 6 сыйныфта укый. Чаңгыда шуарга, волейбол уйнарга ярата. Костя белән Сафина Тәтешле районы Акбулат авылында белем алалар. Малай бишенче сыйныфта, ә кызыкай быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән.
Әйе, балалар үсә, тормыш үз көенә ага да ага. Тиздән Резеда белән Алексей да туган ояларыннан берәм-берәм кошчыкларын очырыр. Күп балалы бәхет диюләре әнә шулдыр, мөгаен...

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас