Җәмгыять
11 сентябрь 2023, 06:56

Контракт буенча хәрби хезмәт турында

Безнең районда контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручыларны җыю пункты эшли башлады. Ул әлеге вакытта Борай үзәк китапханәсендә урнашкан. Контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү тәртибе нинди?

Контракт буенча хәрби хезмәт турындаКонтракт буенча хәрби хезмәт турында
Контракт буенча хәрби хезмәт турында

Иң беренче чиратта, теләк. Аннары, документларны сайлап алу пунктына яки хәрби комиссариатка тапшырырга, психолог белән әңгәмә үтәргә, медицина тикшерүе узарга кирәк. Барлык чараларны да үткәч, яраклы дип танылгач, хезмәт урынына китәргә боерык алып, хәрби часть белән контракт төзергә генә кала.
Контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләк белдергән гражданнар 9*12 бер фотография, 3*4 дүрт фотография, язма һәм басма формада ике экземплярда автобиография, эш урыныннан һәм участок инспекторыннан характеристикалар, укуны раслаучы документларның, кандидатның туу турындагы таныклыгының, никах, аерылышу һәм балалар таныклыгының, паспортның һәм хәрби билетның язулы битләренең күчермәләрен, салым түләүченең идентификацион номерының күчермәсен һәм банк картасының реквизитларын бирергә тиеш.
Кабул итү шартлары булып рядовойдан прапорщикка кадәр 60 яшькә кадәрге ир-атлар кабул ителә. Контракт 6 ай һәм аннан да күбрәк вакытка төзелә. Шулай ук контракт буенча офицерлар булып 60 яшькә кадәрге ир-атларны хәрби хезмәткә алалар, һәм килешү төзү вакыты 3 елдан 5 елга кадәр.
Физик әзерлеккә килгәндә, минималь таләпләрне үтәү тора. Көч, тизлек һәм чыдамлык булса, контракт буенча хәрби хезмәткә барырга була.
Хөкем ителүнең булуы контракт буенча хезмәткә бару өчен киртә түгел (карарны Эчке эшләр министрлыгына сорау биргәннән соң һәр гариза бирүче буенча индивидуаль кабул итәләр).
Социаль ташламалар һәм гарантияләр нинди соң? Русия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша үз торагыңны алырга була. Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушка тикшеренергә, дәваланырга һәм реабилитацияләнергә була. Дару препаратлары да даими бирелә. Гомер һәм сәламәтлекне федераль бюджет хисабынан страховкалау башкарыла. Алты айга бер тапкыр ике атналык түләүле отпуск бирелә. Шулай ук 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы да бар.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен өстәмә ташламалар бар. Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм тиешле ташламалары була. Кредит һәм салым каникуллары булдырыла. Аларның балалары җәйге сәламәтләндерү лагерьларында бушка ял итәргә мөмкиннәр. Русия Федерациясе субъектларының өстәмә ташламалары һәм гарантияләре була.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга акчалата тәэмин итү оештырыла. Аена 33 мең сумнан алып, көнлек 4240 сум түләнәчәк. Хәрби вазифасы буенча хезмәт хакы аена ике окладтан тора. Нәтиҗәлелек өчен өстәмә сигез мең сумнан артык түләнәчәк.
Бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган түләү 195 мең сум, яраланган очракта – 3000000 сум, яралангач хәрби хезмәткә яраксыз дип танылу сәбәпле хезмәттән азат ителгәндә – 3131729 сум тәшкил итә. Хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта бер тапкыр түләү 3131729 сумнан башлап 12400000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. (Указ №98, Закон №52 – ФЗ, Закон № 306 – ФЗ). Башкортстан Республикасыннан хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм 2000000 сум тәшкил итә.
Тулырак мәгълүматны хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручыларны җыю пунктында ала аласыз. Анда Алик Усаев, Наил Мәрданов һәм Илгиз Вәлинуров консультатив ярдәм күрсәтәләр.
Контракт буенча хәрби хезмәткә үз теләкләре белән баручыларны җыю пункты якын киләчәктә Яшьләр үзәгенә күчәчәк. Аның адресы: Борай авылы, Гафури урамы, 41нче йорт.
Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыю пунктында көтеп калалар. Мәгълүматны 122, 8(347) 218-19-19, 8(347) 248-29-31 телефон номерлары аша да алырга мөмкин.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас