Җәмгыять
6 Сентября 2023, 05:56

Тимергә җан өрүче

Авыл хуҗалыгы темасына материаллар туплап йөргәндә: – Сез безнең Кулибиныбыз – нәрсә ясарга тотынса, шуны тормышка ашырмыйча калмый торган остабыз Александр Садриев белән танышып чыгыгыз, – диделәр Байшады авылы халкы.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Вәт тынгысыз кеше икән бит бу Александр. Тиктормаслыгы турында ишетсәк тә, моның кадәр үк дип уйламаган идем. Барысын да күз алдына китерү өчен аның хуҗалыгына экскурсия ясап алыйк әле. Түбәсе профнастил белән ябылган, диварлары сайдинг белән тышланган беркатлы зур-иркен йортның ихатасы янына туктатагач та, “бу йортта гади кеше яши алмый” дигән фикер йөгерде. Машина тәгәрмәчләреннән ясалган пирамида гына ни тора?! Чәчәкләр өчен үз куллары белән ясаган чүлмәкләр  бакчаның яме булып торалар. 
Ә йорт хуҗасы Александр ачык йөзле, сүзгә юмарт, җор телле ир уртасы кеше булып чыкты. Килүнең сәбәбен аңлаткач, хуҗалыгы белән таныштыра да башлады. Монда бар да үзенчәлекле, бар да кул хезмәтен җиңеләйтү өчен яраклаштырылган.
– Тимер тапкан – тилмермәс, – дигәннәрме әле борынгылар? Мин үзем элек-электән металл өемнәре, чүплеккә ыргытылган тимер-томыр яныннан битараф кына узып китә алмадым. Эшкә яраклы берәр ташландык нәрсә күрсәм, башка шунда ук берәр төрле механизм ясау идеясе килә. Уйлаганмын икән, аны булдырмыйча тынычлана алмыйм. Шуңа да иске-москы ташый дип әйтүләреннән оялып тормадым, күтәрдем дә кайттым, – ди ул. 
Авыл кешесенең булсынга яшәгәне үзенең тормышын кош-кортсыз, сыер-терлексез күз алдына китерә дә алмыйдыр, мөгаен. Садриевлар гаиләсе дә күпләп мал-туар асрыйлар. Җәен кош-корт сатып алалар. Хуҗалыктагы бу кадәр эшне механикалаштырмыйча, кул көче белән генә башкарып чыгам димә. Шуңадыр, Александрның бөтен техник иҗаты да әлеге максатка юнәлдерелгән. Мотоцикл, машина детальләреннән ул берничә трактор ясаган. Абзардагы малларга печән әзерләргә нинди генә техникасы юк икән? Әйтик, сабаны да, тырмасы да, чапкычы да бар. Печәнне җыеп-өеп куярга да техникасы җайланган. Малларга азык әзерләү өчен фураж оны тарту җайланмалары бар. Йөк ташырга арбалы мотороллеры  да бар. Барлык эшләр  Александр ага ясаган трактор һәм тагылмалы агрегатлар ярдәмендә башкарыла. Кыскасы, әлеге язмада телгә алынган һәм әйтелми калган җиһазларның барысын да Байшады Кулибины үз куллары белән ясаган, камилләштергән. 
Йорттагы гаражга килеп керүгә тимер-томырларның күплегенә күз төшә. Болар арасында юк нәрсә юктыр, билләһи. Аңларга да була: алда санап  үткән механизмнарны ясау өчен никадәр запчасть, болт, шөреп кирәк бит. 
– Александр ага, ничек уйлап табасыз сез, кайлардан идея килә? – дип кызыксынам үзеннән.
– Бу темага кагылышлы материаллар эзләп газета-журналлар актарганым, интернетта казынганым юк. Кирәкле җайланманы иң элек күз алдына китерәм, күңелемнән формалаштырам да ясыйм, – ди Байшады Кулибины. Шуны да өстәп куйыйк әле, Александр  бернинди югары уку йортлары да тәмамламаган бит.
Аның янәшәсендә һәрвакыт уң кулы, ярдәмчесе, киңәшчесе, тормыш иптәше Мөслимә апа бар. Тынгысыз дигән идем Александрны. Шуңа өстәп бик күпләргә үрнәк булырдай тормыш яратучан, энтузиаст дип тә өстәр идем.  Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп, тормыш юлына аяк бастырганнар. Ике оныкчыкка кадерле дәү әни белән  дәү әти алар. 
– Тапкан һәр чыбыктан, һәр тәфсилдән нәрсәдер эшләп куя. Кышын эшләр азайгач, кояш чыкканчы кереп китә остаханәсенә, кайчакта ашарга да чыкмый. Яздан көзгә тиклем печәнлектә яки шул тимер арбалары янында. Өйдә ремонт эшлисе бар, тик вакыт таба алмый әле аңа, – дип ачуланып та, елмаеп та әйтеп куйды Мөслимә апа. – Әйе, Александр тик тора торган кеше түгел ул, тагын нәрсә уйлап чыгарыр инде дип көтеп кенә йөрим.
Байшады  уңганы Александр Садриев ясаган әйберләрне күрсә, атаклы Кулибин үзе дә көнләшеп куяр иде. Аның йортында үз куллары белән тудырылган әйберләрне  карап та, санап та чыкмалы түгел.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас