Җәмгыять
6 сентябрь 2023, 05:45

Гомеренең күркәм чагы

Яратам да инде ак яулыклы әбиләр белән аралашырга! Алар шуның кадәр самими, гади, ялагайлана белмиләр, эчендә ни булса, тышында да шул. Нәкъ менә шушы сыйфатларның барысын да туплаган акъәби белән танышып кайттык әле. Август аенда 90 яшен тутырган Рәхимә Салихова Борай авылында гомер итә

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Якын кешеләрен каршы алгандай сөенеп кабул итте ул безне. Җыйнак кына күлмәген кигән,  яулыгын бәйләгән Рәхимә әбидән күзебезне ала алмый сокланып утырдык.
Иске Бикмәт авылында туган кыз ул. Әтиләре сугышка китеп тугыз ел булып кайта. Әниләре биш бала белән бер үзе кала. Ачлык, ялангачлык үзенекен итә, биш бала арасыннан Рәхимә генә исән кала. Беренче сыйныфка укырга кергәч, әтисенең иске бишмәтен киеп салкыннар башланганчы мәктәпкә йөри. Тик белем алырга насыйп булмый аңа, эшләргә, ничектер тамак ялгарга кирәк була. Нәтиҗәдә, алты-җиде яшьтән үк уракта эшли байшлый. “Миннән бер эш тә калмады, чәчкеченә дә утырдым, урак белән ашлык та суктым, ир-ат эше дип тормадым, барсын да башкарып чыга идем. Җәй көннәрен басуда эшләсәм, кышкылыкка урман кисүгә китә идем. Торфыда бер ел эшләп кайттым,  Казанцево  авылында баржа килгәч, тоз чыгарырга йөрдем. Сарык көтүе дә көттем, 35 ел фермада сыер саудым. Бер генә эш калган икән эшләнми – сабанчы булмадым”, – дип искә ала ул елларны Рәхимә әби.  
Ул  узган гомерен һәр мизгеленә кадәр, бер генә тамчысын да төшереп калдырмый, сөйләп бирә ала. Шушы яшьтә дә хәтеренең әйбәт булуына үзебез дә шаккаттык. «Аллаһка шөкер, аңымда бит әле мин! Берсе дә онытылмый, җепкә тезгән кебек, күз алдында тора», – ди  үзе дә. 
Иске Бикмәт авылы егете  Әгъзәм белән тормыш корып җибәрәләр, кызлары Раузания туа. “Туган авылымнан читкә китәсем килмәде, торфыда эшләгәндә дә нык сагындым, көн дә тәрәзә төбенә менеп утырып елый идем. Шуңа тормышка да үз авылым егетенә чыктым”, – ди әбекәй. 
Тик ирен дә,  кызын да мәңгегә югалта Рәхимә әби. Әни кеше өчен моннан да ачы хәсрәт бармы икән? Аңа Аллаһы Тәгалә сабырлыкны да өеп биргән. Күпме югалту, хәсрәт кичерсә дә, үзендә алга таба яшәү көчен тапкан ул.
Гомумән, тормышы роман язарлык. Шул авыр чакларны искә алгач, Рәхимә әби бүгенге көнен иң рәхәт чагым, дип атый. Бүгенге көндә ул туганнары Рәүмәнә белән Илдар гаиләсендә тыныч картлык кичерә.
Әйе, Рәхимә әби белән танышкач, тырышлыгын, уңганлыгын, юмор хисенә бай булуын күреп, сөбханаллаһ диеп тел шартлаттык. Бүгенге көндә яшьләрнең күбесе чирләшкә, көчсез. Ә элеккеге буын күпне күрсә дә, черек бәрәңге ашап үссә дә, нык шул. Бер гасырлык юбилееңны да каршы алырга язсын әле сиңа, Рәхимә әби.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас