

Яңа Шилек авылында Мәхтүмә һәм Шакир Ситдыйковлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Әтисе урманчы, әнисе колхозчы була аның. Шуңа күрә дә табигать кадерен белү, чәчәкләр яратуы әтисеннән килсә, уңганлыкны әнисеннән ала.
Фәвия хәреф танып, сүзләр укый ала башлагач та, авыл китапханәсенә барып, китап алып кайта. Тәүдә аны төрле җәнлекләр, үсемлекләр турындагы китап кызыксындырса, үсә төшкәч кеше язмышын чагылдырган романнарга өстенлек бирә ул.
Күпбалалы гаиләдә үскәнгәме, Фәвия бәләкәйдән тырыш, чырыш булып үсә. Туган авылында дүрт класс белем алгач, биштән алып унынчы сыйныфка кадәр көн дә алты чакрым җәяү юл йөреп, Таңатар авылы мәктәбендә белем алуын дәвам итә. Уку аның өчен беренче урында була. Мәктәпне дә уңышлы тәмамлый, җәйләрен дусларына ияреп колхоз эшләрендә бил бөгә.
Яшь, алтынга тиң бөдрә чәчле кыз унсигез яше тулу белән Кушманак авылы егете Фирдәвис белән гаилә корып җибәрә. Фәвия ханым һөнәри белем кирәклеген аңлап, Уфа шәһәренә юл ала. Китап илен яраткан ханым китапханәчеләр әзерләүче колледжга укырга керә. Хезмәт юлын район үзәк китапханәсендә башлап җибәрә. Хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. Хезмәтен яратып, эшен төгәл, җаваплылык тоеп башкарганы өчен аңа мәдәният хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе вазыйфасын тапшыралар. Бу җаваплы эшен дә ул намус белән башкара.
Яшьләрне шатландырып, бер-бер артлы өч кызлары туа. Бүгенге көндә Фәвия ханымның өч кызы да Борайда яши һәм эшли. Айгөл – терапия бүлегендә шәфкать туташы. Уртанчы кызлары Гөлшат – мәдәният, ә төпчекләре Гөлназ мәгәриф бүлекләрендә эшлиләр. Фәвия һәм Фирдәвис Хановларның биш оныгы бар: Алия, Искәндәр, Зиннур, Әмир һәм Арина. Алия Казанда укып йөри, Искәндәр – Мәскәү шәһәрендә, калганнары бүгенге көндә гимназия укучылары. Фәвия апа бүгенге көндә оныкларының уңышына сөенеп, алар белән мәш килеп, пар канаты Фирдәвис абый белән тыныч гомер кичерә.