

“Сизелми дә үтте бу гомер дигәннәрең”, – ди Бәләкәй Шөкшән авылында яшәүче Бәйрәмсуло әби Ипатова. “Тормышта җиңел юл белән яшәү – рәхәт яшәү түгел. Авырлыкларны җиңә белеп яшәү – ул бик ләззәтле яшәү», дип әйкәннәр бит, йөзъяшәр әбиебез үткән тормыш юлы да озын, бормалы һәм катлаулы, күңелле һәм михнәтле вакыйгаларга бай булган. Бүгенге көндә инде ул йөз яшен тутырды.
Бәйрәмсуло әбинең яшьлеге бик авыр һәм буталчык елларга туры килә. Тормыш авыр дип зарланмаган әлеге әбинең үткәненә карап сокланмый мөмкин түгел. Олы Шөкшән авылында туган кызыкайга дүрт сыйныф кына укырга мөмкинлек була. Сугыш чорында илебездәге бөтен эш хатын-кызлар, үсмер балалар, картлар җилкәсенә калганлыктан, ашлык та үстерә, терлекчелектә дә эшли Бәйрәмсуло. Сугыш чорында юл төзүдә дә катнашкан. Бик күп еллар дәвамында колхозда лаеклы хезмәт куя. Хезмәттәшләре, авылдашлары арасында абруй казана.
Сугыштан яраланып кайткан Бәләкәй Шәкшән егете Самалийга 1944 елда кияүгә чыга Бәйрәмсуло. Гаиләне шатландырып, өч бала дөньяга килә, аларны тырыш, тәүфыйклы итеп үстерәләр. “Сугыштан кайткан авыру әтине әниебез тәрбияләп, аякка бастырды. Әни дә, әти дә бик тырыш булдылар. Бер генә эштән дә курыкмадылар. Әле олы яшькә кадәр мал тотып, әни сыерны үзе сауды. Без аның белән барыбыз да горурланабыз», – ди кызы Роза ханым. Тормыш иптәше белән 66 ел бергә торып, матур гомер кичерәләр.
Бүгенге көндә йөзъяшәр әбиебез кызы Роза тәрбиясендә яши. Ул җиде оныкның әбисе, биш оныкчыкның дәү әбисе. Колагы бераз катыланса да, Бәйрәмсуло әби үзен-үзе йөртә, көн яңалыклары белән танышып тора, язларын бәрәңге утыртырга, җәен күмәргә ярдәмләшә балаларына. Бакчага чыгып, кулыннан килгәнчә җиләк тә җыештыра.
Менә шундый язмыш икән Бәйрәмсуло әбинең. Бер гасырга тиң озын гомере өйрәттеме икән – нинди генә авырлыклар очратса да, төшенкелеккә бирелмәгән ул үзе.
– Аллаһ язганны күрми, гүргә кереп булмас инде. Күзләрем сукыр түгел, кул- аякларым хәрәкәтләнә – әлегә зарлана алмыйм. Кеше кулына калырга гына язмасын инде – бар теләгем шул, – дип йомгаклады ул сүзен.
Әлбәттә, теләге рас килсен иде Бәйрәмсуло әбинең. Ходай саулыктан өзмәсен иде үзен, дип чыктык без аның яныннан.
Йомгаклап шуны гына әйтергә була: әбекәй үзе дә игелекле булган, кешеләргә яхшылык кына эшләгәнгә күрә шундый озын гомер белән бүләкләнгәндер, мөгаен. Аның ил алдында да, ишле балалары алдында да йөзе ак, тормыш юлы якты маяк, матур өлге булырлык.