Җәмгыять
23 август 2023, 10:13

Алтын туйны каршы алу бәхет

Районыбызда матур, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, яратып эндәшүче матур гаиләләр. Шундыйларның берсе – Мулла авылында гомер итүче Нәсимә һәм Рафик Вәлиевлар.

 Быел аларның бергә гомер итүләренә 50 ел була.
– 50 ел парлап яшәү бәхетле гаиләләргә генә тәти ул. Узган гомергә әйләнеп карасаң, аның кадәр вакыт узмаган да кебек. Төнге икедә ятып, биштә торган, булсын дип чабылган... Гомер дигәннәре шулай тиз уза икән ул, – ди Вәлиевлар үткәннәргә нәтиҗә ясап.
Нәсимә апа белән Рафик абый икесе дә бер авылдан. Алай гына да түгел, бер сыйныфта укыганнар. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, яшь кыз Свердловск шәһәренә чыгып китә. Эшче яшьләрнең кичке мәктәбеннән соң заводка комплектлаучы булып эшкә урнаша. Ә яшь егет Балтач авылында тракторчыга укып чыккач, Белоруссиядә Гродненск өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Мулла авылының саф чишмә суларын эчеп үскән егет белән кыз сөйгән ярларын читтән эзләмиләр. Икесе дә туган авылына кайтып, бергә тормыш корып җибәрәләр. Үзбәкстанның Ургенч шәһәренә күченеп китәләр. Рафик абый башта бульдозерда, аннары механик булып хезмәт итә. Ә Нәсимә апа хисапчы булып эшли. Укып чыгып бухгалтер, аннары баш бухгалтер була. 1994 елда дөньялар бозылганда туган авылларына кире кайтып төпләнәр Вәлиевлар. Рафик абый – газлаштыру буенча рәис урынбасары, автомеханик, комбайнчы, авыл хуҗалыгында төрле эшләрдә эшли. Нәсимә апа башта кассир, аннары мәктәп янындагы интернатта төнге бала караучы була. Лаеклы ялга чыкканчы,  алны-ялны белми хезмәт итәләр алар.
Вәлиевлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Эльвира һәм Земфира Борай авылында гаиләләре белән яшиләр. Уллары Эниль – Уфада.  Биш оныкка сөенеп яшиләр Вәлиевлар.  Алар да ялларда, каникулда дәү әни белән дәү әтисе янына кайтып, тәмле сөт ризыклары белән сыйланып, саф һавалы Мулла авылында рәхәтләнәләр. 
– Тормыш иптәшемнән уңдым. Аның уңганлыгы, җитезлеге күпләр өчен үрнәктер. Бер дә өйдә тик утырмады, үз куллары белән бөтен эшне эшли. Балалар карарга да зур ярдәме булды. Әле дә тик тормый, я күршеләргә, авылдашларга булыша, я балалар кырына барып нидер эшләп кайта. Бер вакытта да “юк” сүзе юк аңарда, “хәзер, ярар” дип, тиз генә эшкә тотына. Чәен эчеп утырган җиреннән дә ташлап чыгып китеп, ярдәмгә ашыга, – дип горурланып сөйли Нәсимә апа Рафик абый турында.
Гомумән, гомер буе хөкүмәт эшендә дә, йорт тирәсендә дә гел хезмәттә булган пар кул кушырып утыруны күз алдына да китерми. Ә инде авыл кешесенең эше мәңге бетә торган түгел. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык өй эшләре, авылның иҗтимагый тормышында актив катнашулар... Бу исемлекне тагын санарга булыр иде әле. Өлгергәннәр, зарланмаганнар, чөнки Вәлиевлар тормыш йөген бергә, бер-берсенә терәк булып, иңне-иңгә куеп тартканнар. Һәм шөкер, алтын туйларына да килеп җиткәннәр. Тигезлектә, әле озак еллар бүгенгедәй бер-берегезнең күзенә генә карап, ярты сүздән аңлап, тынычлыкта яшәргә насыйп булса иде дигән теләкләр белән саубуллаштык без Вәлиевлар белән. Гомер көзләрегез тагын да матуррак, ямьлерәк булса иде. 


Фотосурәт гаилә архивыннан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас