Җәмгыять
16 август 2023, 05:55

Йөзьяшәр Миңнеканифә әби

Сәетбай авылында яшәүче Миңнеканифә әби Ризванова 12 август көнне үзенең бер гасырлык тарих китабын ябып, икенче гасырының беренче битен ачты. Үз гомерендә бик күп кыенлыклар кичергән әбинең язмышы белән сезне дә таныштырып үтәсебез килә.

Тормыштан бер тамчы да зарланмаган, эченнән үзенчә генә җырлар көйләп утыручы, татар әбиләренә генә хас мөлаем Миңнеканифә әбигә карагач, сөбханаллаһ, диясе килә. Бер гасырлык гомер юлы үтеп тә күңеле керләнмәгән, тупасланмаган аның. Ә бит язмыш аны гел башыннан сыйпап тормаган.
Берләч авылында Фәхриҗа-мал белән Муллагали гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Миңнеканифә. Нәкъ йөз ел элек, август аеның челләсендә  туган кызга Ходай, күрәсең, табигать эссесенә генә түгел, тормышның өтеп алган ачы җилләренә дә каршы тора алсын өчен җан иңдергәндер. Чыннан да, кечкенәдән эшкә үҗәт, һәрнәрсәгә оста, чыдам булып үсә ул. Кул арасына керә башлауга үзеннән зурлар белән иңгә-иң куеп колхоз эшенә йөри. Тормышы турында сораштыра башлагач, күзләре очкынланып китте аның.
– Рәхәттә үсмәдек. Биш класс кына белем ала алдым. Бераз үскәч тә эшли башладым. Әни белән басуга көлтә бәйләргә йөргәннәрне әле дә беләм. Урагын да урдым. Күрмәгән калмады инде. Ашарга булса ашадык, юк вакытта ач тордык. Бик авыр чаклар иде. Бервакыт без утаудан кайтканда, капка алдында тарантаска җигелгән ат тора. Колхоз рәисе Газнави абый мине басуга алып китте. Кулыма дәфтәр белән карандаш тоттырды. Атны калдырып, басу буйлап киттек. Мин алдан ашлык рәтләрен санап барам, ә рәис абый арттан эндәшми генә  бара. Таяклар сызам да, йөзгә җиткәч сызык белән бүлеп куям. “Нишлисең, сеңлем?” – ди Газнави абый. “Йөзгә җитте, бүлеп куям. Аннан яңадан башлыйм чутларга”, – дидем мин. Шуннан ул мине идарәгә кайтып, хисапчы эшенә куйды. 1938 елда була бу хәл. Шуннан башлап бер прогулсыз 12 ел эшләдем. Сугыш вакытында тугыз авылда, бер зонада йөрдем: Үләй, Берләч, Колай, Абзай, Карабай, Бигәнәй, Каенлык, Сәетбай һәм ... (бер авылны исенә төшерә алмады, бу яшьтә гаҗәп түгел дә инде. Автор). Сәетбайга килеп тормышка чыктым. Бер ел комбайнчыга укып кайтып, ике ел комбайнчы ярдәмчесе булдым. Аннары  үзем дә ике ел комбайн йөрттем. Аннан тагын хисапчы итеп куйдылар. Сугыш елларында бик авырга килде. Колхозда эшләргә ирләр әз. Тракторда эшләгән Саҗидә апа төшке ашны ашарга кайтканда, үзем тракторына утырып, төшеп китәм җир сөрергә, урап менәм бер мәртәбә булса да. Техниканы сүндереп тормый идек, эшне туктатмадык. Авыр, бик авыр булды сугыш һәм сугыштан соңгы еллар... – дип искә ала ул елларны Миңнеканифә әби. – Сугыш чыккан көнне, Кузбай белән Борай авыллары арасында юл эшендә идем. Әй йөгерәбез кайтканда. Борайда сабантуй кебек халык җыелган, военкомат тау башында иде, әллә каян күренеп тора кеше җыелганы. Ә менә сугыш беткәнен бик хәтерләмим. Шул басуда булганмындыр инде, кайда булыйм.
Булачак ире Хәмәтҗан белән дә Сәетбай авылында танышалар. 1943 елның августында яшьләр  үз ояларын кора. Егет  җиде класс кына укыган булган. Сугыш башлангач, Уфада алты ай укып чыга, кече сержант дәрәҗәсендә сугышка алына. Яраланып, туган авылына кайта. Шунда Хәмәтҗан Миңнеканифәне күреп, гашыйк була. 
Әйе, авыр тормышта җиге-леп, алны-ялны белмәгән әбекәй төшенкелеккә бирелми, бернигә дә карамастан ачлыгына да, сугыш михнәтләренә дә каршы торырга көч таба. Кышын утын кисәсе, ярып өясе, мичләргә ягасы... Әнә шулай монысы ир-ат эше дип, һич тә санлашып тормый, тормышта да, хезмәттә дә бар авырлыкны җилкәсенә салып, бер-бер артлы еллар үтеп киткән. Бүгенге көндә 14 оныгы, 26 оныкчыгы, 2 оныкчык баласының кадерле әбисе булып яшәп ятуы Миңнеканифә әбинең. Йөзьяшәр әбиебез бик шаян кеше, гел елмаеп кына тора. Ул тормышны ярата һәм тормыш аңа шуның белән үк җавап та бирә.


Фотосурәт гаилә архивыннан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас