

Сөю, сәгадәттән башланган гаилә тормышларына җил кертми, нигезен ныгытып яши алганнар Рәсүлә һәм Халит Нуриевлар.
Иске Мостафа авылында туып үскән кыз Әҗәк авылының сигезьеллык мәктәбен тәмам-лый. Әнисе белән икесе генә торганнан, Рәсүлә тиз эшкә җигелә. Тырышып-тырмашып бергә яңа өй салып керәләр. Өч җәй торфыда да эшләп кайта ул. Авылда яшәү авыр булганга, Рәсүлә читкә чыгып китәргә хыяллана.
Халит та Иске Мостафа егете. Туган авылында дүрт класс укыганнан соң, Әҗәк мәктәбенә бишенче сыйныфка бара. Тик укуын дәвам итәргә насыйп булмый, гаиләсенә ярдәм итәргә фермага көтүче булып урнаша. Яше җиткән егетне армиягә алалар. Башта Мурманск шәһәрендә чик сакчысы булып хезмәтен башлый. Тик урыс телен белмәгәнгә, аны кире кайтаралар. Аннары Свердловск өлкәсендә төзелеш батальонында хезмәтен тәмамлап кайта. Туган авылында Халит киткәндә бала-чага булып калган кызлар үсеп буй җиткергәннәр. Көн дә өйләре яныннан үзып йөргән Рәсүләне күреп гашыйк була. Тик кызыкай гына башта сер бирми шул. Ләкин җитез егет үзенекен итә, Рәсүләнең игътибарын яулый.
Октябрь башлары, яңа кар явып киткән. Атка кашавой чана җигеп, яшь пар Әҗәккә загска керергә юллана. «Әй мин барам инде, генерал хатыны кебек чанага утырып, әй ат җилдертә генә. Кара әле, кызык икән мондый чанада йөрү, дип үзем уйлым», – дип искә ала ул көнне Рәсүлә апа. Загска барып керәләр. Загс хезмәткәре Рәсүләнең унсигез яше тулмаганын белгәч, «хәзер милиция чакырам, Халитне судка бирәм, барың, йөрмәгез монда, икенче елга килерсез», – дип борып чыгара. Гармунчы да бар, кучер да кырда. Ә авылда никах укырга мулла көтеп тора. Нишләргә соң яшьләргә?! Егетләр Рәсүләне үгетли башлыйлар: «загста булдык, кәгазе икенче атнага әзер була дип әйтергә кирәк, югыйсә никахны укымаячаклар». Сөю хисләре көчле булганмы, яшь кызыкай риза була. Кайтырга чыккач, яңгыр явып китә, кар эри. Янгын сүндерү депосына кереп, атны тарантаска җигәләр. Авылга кайтып, никах укыталар, кече генә туй үткәрәләр. Рәсүләнең унсигезе тулгач, икенче көнне үк загска барып никахны теркәтәләр. Өч айдан соң яшь Нуриевлар гаиләсе Ташкентка чыгып китә. Бер елдан соң уллары Илүс туа. Балага бер ай чагында Рәсүлә апа эшкә чыга. Халит абый да, Рәсүлә апа да шахтада эшлиләр. Баланы бала караучыга ышанып калдыралар. Төшке ашка кайтып имезеп китә аны ана. Өч ел ярымнан соң кире туган авылларына кайталар. Авылда да эш юк, Борайга йөреп эшләп карыйлар. Воркутада әйбәт икән дип, анда чыгып китәләр. «Әле дә истә, кая барырга дип Уфа вокзалында утырабыз, Ташкенткамы, Воркутагамы? Әйдә, Воркутага барабыз, дидек тә, бер дә белмәгән шәһәргә чыгып киттек», – диләр Нуриевлар.
Воркутада төрле эштә эшлиләр Нуриевлар. Уллары Фидүс туа. Аңа биш ай булганда Рәсүлә авылдан зур әнкәсен алып килә. Ашханәгә эшкә урнаша, һәм дүртенче разрядлы пешекчегә кадәр күтәрелә. Халит абый озын вакыт шахтада эшли. Утыз елга якын Воркутада яшәп, Борайга кайтып төпләнәләр, яңа йорт салып чыгалар.
Бүгенге көндә ике онык, биш оныкчык шатлыгына сөенеп яшиләр алар. Уллары, киленнәре дә әти-әниләрен хөрмәттә генә карыйлар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганнар Нуриевлар, йөгереп кенә йөриләр. Бер-берсе белән бәхәсләшеп алсалар да, тиз арада елмаешып, дуслашып та китәләр.
Нуриевлар – икесе дә сугыш чоры балалары. Тормышлары җиңел булмаса да, зарланмыйлар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм, ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.Тигезлектә гомер итүләренең серен дә Халит абый күп сынаулар, авырлыклар узу белән бәйли. «Юклык берләштерде безне, булсын дип тырыштык, эшләдек, тик тормадык. Иң мөһиме – дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз булсын! Имин тормышта яшәүләргә ни җитә соң?!», – ди ул изге теләкләрен теләп.