



Төзүче һөнәре турында төрле фикерләр яши: кайсылары аның бик авыр хезмәт булуын, яңгыр-буранда, ачы җилләрдә ачык һавада эшләргә, авыр йөкләр күтәрергә туры килгәнен расласа, кемнәрдер исә хезмәтенең җиңел һәм күңелле булуын тасвирлый. Шулай да нинди соң ул төзүче һөнәре? Утыз елдан артык гомерен ташчы һөнәренә багышлаган Данил Мортазин бик күп йорт салган, димәк, аңардан да яхшырак җавап бирүче табып та булмас. – Эшемне бик яраттым. Әле бүген генә бинаның нигезен салып йөрисең, кемнәр монда яшәр икән дип уйлый-уйлый кирпеч артыннан кирпеч өясең... Ә күпмедер вакыттан мәһабәт бина калкып чыга. Тиздән әлеге йортларда яши дә башлыйлар. Кичләрен тәрәзәләре якты утларга күмелгән йортларны күреп күңел сөенә... Һөнәремне кем начар яктан тасвирлый алыр икән?! Бәлки яшьтән эшләп үскәнгәдер, ул миңа бер дә авыр тоелмый…
Данил абый тумышы белән Борай авылыннан. Күп балалы гаиләдә үсә. Әтисе бик белемле була аның. Балаларын да укырга, эшне белеп үсәргә өйрәтә. Данил мәктәпне тәмамлап, тракторчы һөнәренә укып кайта. Армия сафларында Урта Азия хәрби округының Учарал шәһәрендә аерым төзелеш техник батальонында ташчы, монтажчы булып хезмәт итә. Ике ел бурычын үтәгәч, туган ягына кайта. Башта тракторчы булып, аннары нефтьче булып та эшләп карый. Тик төзүче һөнәре көтеп торгандай, Данил абыйны үзенә тарта. Борай районы хуҗалыклар арасындагы төзелеш оешмасына ташчы булып эшкә урнаша ул. Менә шуннан башлана да инде аның тынгысыз эш вакыты. Оешманың алдынгы беренче бригадасына эләгә егет. Беренче остазы итеп Габделбаян Әхмәтҗановны искә алды Данил абый. Аның җитәкчелегендә оешманың матди базасы шактый ныгытыла, районның күп кенә торак, җитештерү һәм социаль-мәдәни объектлары төзелә. Аңлы, тәҗрибәле бригадир яшь егеткә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер була.
– Безнең бригада гел беренчелектә булды. Башкортстанда гына түгел, илдә дә дә билгеле идек без. Мәсәлән, безнең бригадага ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчеп баручы кызыл байрагын да тапшырганнар иде. Ул вакытта бу зур дәрәҗәне һәм хөрмәтне аңлата иде. Байрак тотып фотога да төшкән идек әле, – дип искә ала ул елларны Данил абый.
Беренче төзелеше булып өч катлы тулай торак төзү була аның. Бригадада ике тышкы төзелеш, өч эчке төзелеш ташчы булган. Тәҗрибәле ташчылар яшьләрне өйрәтеп торалар. Шулай берничә төзелештән соң Данил абый да остага әверелә. Бераз вакыттан соң аны Краснодар шәһәренә квалификация күтәрү курсларына укырга җибәрәләр. Имтиханнар биреп, бер ай укып кайткач, бригадир итеп билгелиләр.
Авыл хуҗалыкларында фермалар, торак йортлар, социаль-мәдәни һәм сәнәгать объектлары төзелү – Данил Фәтхирахман улы эшләгән Борай районы хуҗалыклар арасындагы төзелеш оешмасының нәтиҗәсе. Шулай ук күрше районнарда да зур төзелешләр алып барылган бу оешма ярдәмендә. Ваныш авылы мәктәбен дә беренче бригада сала. Танылган объектлар булып балалар табу йорты, “Титаник” дип билгеле булган Ленин урамындагы алтынчы йорт һәм башкалар тора.
Дөньялар бозылганда төзелеш оешмасы таркала. Тик оста куллы кеше эшсез тормый бит. Бөре шәһәрендә, күрше районнарда шәхси йортлар төзүдә катнаша Данил Мортазин.
Авыр шартларда эшләүгә карап вакытыннан алда лаеклы ялга чыга Данил абый. Тик кул кушырып утырмый, туганнарына, дусларына йорт салырга ярдәм итә. Тазалыгы нык булмаса да, киңәшен бирергә һәрвакыт әзер.
Данил абый белән сөйләшеп, шундый нәтиҗәгә киләсең: эчке дөньяңның торышы һөнәрнең нинди булуыннан тормый, ә синең аны яратуыңа, үз итүеңә, ләззәт һәм канәгатьләнү алуыңа бәйле. Көндәлек эшен җиңел кабул итүе, һәр көненнән ниндидер шатлыклы вакыйгалар табуы җиңеләйтә дә инде Данил Фәтхирахман улының авыр да, мактаулы да хезмәтен.