

Алар сугыш чоры балалары, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәреп, ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңә алган буын вәкилләре. Шуңа күрә яңа тормышка да ныклы адымнар белән килеп керәләр.
Балалык еллары, үсмер чаклары сугыштан соңгы елларга туры килгәннәр бик күп михнәт күреп үсә. Зина апа белән Василий абыйга да бик иртә тормыш арбасын тартырга туры килә.
– Сәнәк, чалгы, йөгән кулдан төшмәде, – ди Василий абый. – Атлар карарга кеше калмаган иде. Бригадир шунда чакырды. Байшады мәктәбендә укыган чакта чалгы, сәнәк кебек кораллар мәктәп коридорында тора иде. Мин сыйныфта иң таза малай идем. Әле дә аптырыйм, ничек шулкадәр эшләгәнмендер?
Мәктәптә җиде класс белем алгач, Бөредә механизатор һөнәрен үзләштерә. Аннары инде “Заря” колхозында җиң сызганып эшкә тотына. Аның хезмәт кенәгәсендә 43 ел механизатор дигән язу гына тора. Дүрт дистә елдан артык комбайнчы булып эшләп күпме иген иккән дә, печән чапканын хисаплап та, күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Тормыш иптәше Зина апа да бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлый. Яшь чагында авылда хат ташучы булып эшләсә, беләге ныгый төшкәч, колхоз эшендә җигелә. Нинди генә эш булмасын, ул барысына да җитешә. Фермасында, басуында да эшли.
Шакировлар яшьлекләрендә корган тату, матур гаиләдә ике ул һәм ике кыз үстерәләр. Ата-ана учагы тирәсендә җыелышып, эшсөючән булып үсеп, белем алып, хәзер инде мөстәкыйль тормыш көтәләр балалары. Василий абый белән Зина апа бүген оныкларына, оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Зина апа гөлләр үстерергә дә ярата, шуларга карап куанам, юаныч табам, ди.
– 60 ел сизелми дә үтеп киткән. Төрле чак була, тик, сүзгә килгән чакларда балаларга күрсәтеп ачуланышмадык, – ди Зина апа. –Алты дистә ел тигез гомер итүнең сере – тату яшәүдә. Ә менә шул татулыкның артына бер-береңә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре яшеренгән, – ди алар, беравыздан.
Бер-береңне аңлап, санлап яшәсәң, матур яшәп була ул.