

Үзләреннән дә, бизәкләргә һәм гөлләргә күмелеп утыручы йортларыннан да. Алар нигезендә матурлыкны яратучы, кунакчыл, аш-сулы, уңган һәм киң күңелле кешеләр яшәгәнлеге урам башыннан ук күренеп тора.
Аннары, Рәйхана апаның Данис абыйны гел мактап торуы да сокландырды:
– Шөкер, кырык елдан артык килешеп яшибез. Данисны миннән дә уздырып әни яраткандыр, мөгаен, алыштыргысыз кияү булды. Эчми, тартмый, тавышланып йөрмәде, тормыш иткәндә бер кыенлык китермәде. Кулыннан килмәгән эше юк, тормышыбызны алга алып бару өчен бөтен тырышлыгын куйды, – ди ул.
Данис абый Үләй авылында туа. Ике яшь ярымлык чагында әнисе вафат булгач, әтисе дүрт бала белән берүзе кала. Берләч авылыннан туганнары Данисны үзләренә алып, карап үстерәләр. Малайга сигез яшь тулгач, карарга алган үги әтисе дә чирләп үлеп китә. Ятимлек арбасын балачактан ук күп тарта шулай Данис. Алтынчы класстан ук җәйге ялларында сабанчы булып эшли. Унсигез яше тулыр-тулмас әнисе белән өй салып керәләр. Бөре шәһәрендә электр-газ белән эретеп ябыштыручы һәм тракторчы һөнәрләрен үзләштерә. Өйләнешкәч, яшь Зариповлар гаиләсе Казахстан далаларына чыгып китә. Анда 17 ел яшәп, кире туган якларына кайталар. Бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Данис абыйның хезмәт стажы илле елга якын.
Ир хакын беренче куеп, аны мактаган Рәйхана апа үзе дә бик булдыклы, кырмыска кебек, бер дә тик тормас... Рәйхана апа Бадрак авылы кызы. Туган авылы мәктәбен тәмамлый, укытучы һөнәрен үзләштерә. Бөтен көчен, сәламәтлеген, вакытын кызганмыйча укучыларына белем, тәрбия бирүче изге җанлы укытучыны укучылары, әти-әниләр, коллективта да хөрмәт итәләр, сокланып карыйлар. Хезмәт юлында укучылары һәм укытучы үзе ирешкән уңышлар санап бетергесез.
Эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәкле тормыш иптәше, яраткан әни, дәү әни ул Рәйхана апа. Данис абый белән бергә өч кыз тәрбияләп үстереп, өчесенә дә югары белем бирәләр. Бүгенге көндә биш онык өчен куанып яшиләр. Каникулларда оныклар, җыелышып, дәү әни-дәү әти янына ашыга. Канга сеңгән укытучы һөнәре бу вакытта Рәйхана апада кабаттан уяна. Оныкларын укырга-язарга, тормыш кагыйдәләренә өйрәтә ул.
Рәйхана апа белән Данис абый Зариповлар лаеклы ялга чыккач та актив яшәүләрен дәвам итәләр. Мал-туар карыйлар, бакча тутырып җиләк-җимеш үстерәләр.
Данис абый туган ягы өчен янып яши торган кеше. Үләй зиратының коймасын евроштакетник һәм тимер койма белән уратып алуга күп көч сала ул. Авылда яшәгән һәм шушы авылда туып үсеп, чит җирләрдә торучылар ярдәмендә акча җыеп зур эш башкарып чыгалар. Авылдашлар белән киңәшләшеп, материаллар сатып алуда да беренче булып йөргән. Эретеп ябештерү эше белән авыл хуҗалыгы ярдәм итә.
Данис абый үз нияте белән “әйткән сүзем бар иде” дип, шушы зиратка өч тимер капка да эшләтеп куя. Шулай ук ул авылда, авыл биләмәсендә үткәрелгән бер өмәдән дә читтә калмый, актив катнашып килә. Тормыш иптәше Рәйхана апа да иренә ярдәм итә. Бергә-бергә тату булып, балалары, оныклары дип җан атып яшиләр Зариповлар.