

– Эшләгән вакытта чәчәкләрне тәрбияләргә вакыт бик юк иде. Хәзер исә, өйдә булгач – көне буе бакчада. Кайчак вакытның күпме икәнен дә онытып җибәрәм хәтта, – ди Светлана ханым.
Зур булмаган участокта бакча гөлләренең нинди генә төре юк, тик иң мөһим урынны, иң гүзәл чәчәкләрнең берсе – розалар алып тора. Светлана Әнвәр кызы аларны патшабикәләргә тиңли. Барысы да гөл-чәчәкләр яратудан башланган. Сатып алып утырткан гөлләре шаулап чәчәк атып, хуҗабикәне сөендергән.
Аның бакчасында матурлыгы, тыйнаклыгы белән күңелләрне җылыткан башка чәчәкләр дә бихисап: лилия, хризантема, гортензия, космея, юкка, кактуслар, петуния, су гиацинты һәм хәтта ромашкаларның төрле төре шау чәчәктә утыра. Бу аларның бик аз өлеше генә әле. Яңа Каргалы авылында туып-үскән Светлана бәләкәйдән чәчәкләр үстерергә ярата. Мәктәптә укыганда чәчәкләр турында китаплар, журналлар укып өйрәнә. Бар нечкәлекләренә төшенгәч, бүлмә гөлләре дә үстерә башлый. Кушнаренко авыл хуҗлыгы техникумын тәмамлагач, Йомакай егете Илгизгә кияүгә чыга. Хезмәт юлын да һөнәре буенча түгел, ә мәктәп ашханәсендә пешекче буларак башлый. Анда да яраткан шөгылен ташламый. Мәктәпнең бөтен тәрәз әтөпләрендә, ихаталарында төрле төстә аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Иртә яздан кара көзгә кадәр шау-чәчәкле бакчалары аларның ихаталарына ямь биреп утыра. Зәвык белән урнаштырылган төрле чәчәк гөлләмәләре алар янынан узып китүчеләрнең күбесен үзенә җәлеп итә. Тормыш иптәше дә бу матурлык тудыруда күп көч сала. Төрле сут шешәләре, машина тәгәрмәче, тишек савытлар да аның кулында бик матур бакча җиһазына әверелә. Бигрәк тә тирмәне хәтерләткән кыяр түтәле аеруча бер бизәк булып тора.
Менә шундый, уңган, матурлык яратучы хуҗа һәм хуҗабикә Латыйповлар.