

Лотфыйрахман Хәйбрахманов 1918 елның 10 мартында Әрдәш авылында дөньяга килгән. Балачактан ук иртә таңнан кичкә кадәр колхоз кырларында эшләгән.
1940 елның 10 мартында СССР Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. 1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе һәм аның союздашлары илебезгә һөҗүм иткәндә, Лотфыйрахманга 22 яшь була.
Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагыла. Хәйбрахмановлар гаиләсен дә читләтеп үтми. Лотфыйрахманның батырлыкларының берсе турында сезгә дә язып үтәсебез килә. Ул аның үлеменнән соң гына Оборона министрлыгының яшерен материалларыннан билгеле була. Лотфыйрахман бөтен сугышны диярлек узган, ике тапкыр яраланган.
СССР Оборона министрлыгы архивларыннан Лотфыйрахман Хайбрахмановның кызыл армияче, Суворов орденлы 20нче Баранович исемендәге Кызыл байрак дивизиясенең “Смерш” контрразведка бүлеге укчысы булуы ачыкланган.
“Хәйбрахманов иптәш контрразведканың «Смерш» дивизиясе взводында хезмәттә булып, отделение командиры вазифасында үзенең оста җитәкчелеге белән «Смерш» җитәкчелегенең Берлин шәһәрендә шпион эшчәнлегендә шикле булган кешеләрне тоткарлаудагы заданияләрен оператив рәвештә үтәде.
1945 елның 27-28 апрелендә Хәйбрахманов Л.Х. дивизиянең алдынгы өлешләре белән бертөркем сугышчылар белән бергә Вильмельсдорф районында (Берлин шәһәре) немец һәм башка милләт гражданнарының контрразведка эшчәнлеге буенча күп санлы шикле кешеләрен тоткарлый. Алар Кызыл Армиягә һәм Совет хакимиятенә каршы кыскача эшчәнлек алып бару өчен калдырылган немец агент-разведчиклары һәм немец хакимиятләренең җәза органнарының рәсми хезмәткәрләре булып чыга.
Хәйбрахманов социалистик Ватан дошманнары белән көрәштә күрсәткән хәрби хезмәтләре өчен хөкүмәт бүләгенә – “Кызыл Йолдыз” орденына лаек була”. Ике тапкыр Кызыл Байраклы 20 нче Баранович исемендәге укчы дивизиясенең «Смерш» контрразведка бүлеге начальнигы майор М. Ф. Половинка шулай дип язган бүләкләү кәгазендә. Чынлап та, шушы операция вакытында күрсәткән кыюлыгы һәм тәвәкәллеге өчен Хәйбрахманов орден белән бүләкләнә.
Лотфыйрахман өчен сугыш шуның белән тәмамланмый әле. Ул хезмәт итүен дәвам итә һәм 1946нчы елда гына өенә кайта ала. Нуридә исемле чибәр кызыкайны очратып, матур итеп туйлар үткәрәләр. Тыныч тормышта Хәйбрахмановлар Әрдәш авылында төпләнеп өч бала тәрбияләп үстерәләр. Лотфыйрахман колхозда тракторчы, аннан соң рәис булып эшли.
Лотфыйрахман Хәйбрахманов нинди авырлыклар кичергәнен сөйләргә бик яратмаган. Тик сугыш аны һәр аткан көнгә куанып яшәргә, бар нәрсәнең кадерен беләргә өйрәтә.
– Минем дәү әти – илебезнең ярдәмчел, намуслы чын патриоты иде. Ул безне намуслы яшәргә, гадел булырга, бернинди кыенлыклардан курыкмаска һәм һәрвакыт алга барырга өндәде. Үз хезмәте белән эшләп тапкан һәр икмәк кисәген кадерләргә һәм сакларга өйрәтте, – ди бабасы турында оныгы Салават Рәфит улы. – Һәм шуны да әйтергә кирәк, дәү әти беркайчан да мактанмады, сугыштагы батырлыклары турында сөйләмәде. «Пехотада булдым», – дип әйтә иде ул. Шушы батырлыгы турындагы язманы тапкач, башта шаккатып тордык. Хәзер аңлыйбыз, ул бит бу вакыйгалар турында сөйләргә тиеш булмаган. «Смерш» турында кинолардан карап белә идек, безнең дәү әти дә нәкъ шунда булган икән.
Хәтер... Ил хәтере, халык хәтере... Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек Ватан сугышы беткәнгә 78 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан-буынга, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара. Җиңү солдаты Хәйбрахмановның балалары, оныклары, оныкчыклары да батыр йөрәкле бабаларының истәлеген кадерләп саклыйлар.