

Туган авылында төзекләндерү эшләренең уртасында йөзгән Альмир Салих улы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән обелиск төзүдә дә беренчеләрдән булып йөргән. Бар гомерен элеккеге “Восток” колхозы белән бәйләгән Альмир малчылык тармагында хезмәтен сала. Дөньялар үзгәреп киткәч, ул тормыш иптәше Әзәлия һәм балалары белән Яңа Тазлар авылына күчеп килә. Гел яхшылык эшләп өйрәнгән кеше биредә дә изге эшләрен туктатмый. Үз тракторы белән авыл зиратындагы печәнне чабуда, язлы-көзле чүп түгүдә ярдәмләшә. Урындагы хуҗалыкка да урып-җыю кампаниясе вакытында ул беренчеләрдән булып эшкә чыга.