Җәмгыять
13 июль 2023, 07:09

Араларны якынайтучылар

Вакытында алынган хатның, газета-журналларның, телеграммаларның, посылкаларның, бандерольләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Нәкъ менә шуның белән почта хезмәткәрләре шөгыльләнә дә инде. Вакытында үз адресатына барып җиткерү өчен почтальоннар көне буе иңнәренә сумкаларын асып, беркетелгән территориясендәге һәр йортка кереп йөриләр. Аларга багышланган һөнәри бәйрәм – Русия почтасы көне быел 9 июльгә туры килә. Ел саен ул җәйнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Араларны якынайтучыларАраларны якынайтучылар
Араларны якынайтучылар

Авылларны, кешеләрне тоташтыручы, ерак араларны якынайтучы да булып чыга бит инде бу почта хезмәткәрләре. Нәкъ теге җырдагыча инде:
Араларның ераклыгын кем якынайта?
Сагынганда сәлам хатын кем алып
кайта?
Почтальон, почтальон, почтальон
якынайта да,
Почтальон алып кайта.
Ел саен илнең почта бүлекчәләре аша өч миллиардтан артык хат, посылка, счетлар уза. Җаваплылык, игътибарлылык, сабырлык бу төр эшчәнлекнең һәр хезмәткәре ия булырга тиеш сыйфатлар. Нәкъ шушы сыйфатларга ия булган Ленара Нәбиуллина белән Луиза Михалева үз эшләренә җан биргән хезмәткәрләр. Ленара – 13 ел, Луиза – 19 ел эшли Борай авылы почта бүлегендә. Көне буе иңнәренә якынча биш килограммлы сумкаларын тагып 10 километрдан артык юл үтәләр шушы ханымнар.
Әйе, чынлап та, араларны якынайтучы, туганнарны-дусларны тоташтыручы да инде почта хезмәткәрләре. Бик авыр да, әмма шул ук вакытта бик дәрәҗәле дә һөнәр ул, почтальон эше. Чыннан да, телефон, интернет элемтәсеннән кала, кешеләрне тоташтыручы бердән-бер ысул бит ул почта хезмәте. Күпме генә замана технологияләрендә алга китеш булса да, инде интернет аша гына аралашып, хәбәрләшергә өйрәнсәк тә, почта хезмәте барыбер иң ышанычлы хезмәтләрдән булып кала бирә.
Ленара белән Луиза ханымнар басмаларга язылуны арттыру өстендә дә актив эшлиләр. Бу инде, үз чиратында почта хезмәткәрләренең дә эшенә йогынты ясамый калмый. Алар почта хезмәте белән бергә башка көнкүреш хезмәтләрен дә күрсәтәләр, белдермәләр, коммуналь хезмәтләр өчен счетларны да алар тарата. Саный китсәң, нинди генә хезмәт күрсәтмиләр алар авыл халкына.
Әйе, бу өлкәдә үз эшен яратып, ничек кенә авыр булса да, ул авырлыкларга түзеп, үз эшләренә тугры калып хезмәт куйган Ленара белән Луиза ханымнар хөрмәткә лаек. Ягымлы йөзләре, фидакарь хезмәтләре белән почта хезмәтенә тугры калып, үз эшләрен яратып башкаралар.
Чынлап та, ерак араларны якынайтучы, сагынышкан дус-туганнарны тоташтыручы фәрештәгә тиң, чын һәм мактауга лаек хезмәт ияләре бит алар!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас