

Ишегалдына барып керү белән бәбкә үләнен чемченеп йөрүче тавыклар йөгерешә, түр бакчада бал кортлары безелди. Хуҗа кеше аларның тамак ягын кайгырта – шикәр комы белән сыйлый. Аллы-гөлле яулыгын чөеп бәйләгән хуҗабикә яшь киленнәргә хас җитезлек белән каралты-кура җыештырып йөри. “Хезмәт кешене бизи” дип, юкка гына әйтмәгәннәр инде. Авылда тормыш әнә шулай – хезмәт белән кайный.
Фәнискә әти назында иркәләнеп үсәргә насыйп булмый. Әтисе Ленинград сугышында ятып кала. Бу чорда ул бик бәләкәй була, хәтта әтисен хәтерләми дә, әнисе сөйләвеннән генә белә. Мәүлия апаның әтисе күпләп умарта тота иде. Багана умарталар иде ул чорларда, алары да бик сирәк кешедә.
– Баллы кеше – бай кеше саналды, тамакларыбыз тук булды. Ачлыктан әнә шулай әтием бик күпләрне саклап калган. Умартачылык һөнәренә хирыслык та шул вакытта уянгандыр. Әтием нәрсә эшләргә яраганын-ярамаганын ипләп кенә аңлата иде,– дип сөйли Мәүлия апа.
– Бал кортлары – чисталык яратучы тырыш җан ияләре. Мул уңыш алыйм дисәң, корт ояларын даими тәрбияләп тору кирәк. Шунсыз бал алып булмый. Умартачы иртә яздан салкын көзгә кадәр эшли ул. Тәмле бал тынгысыз хезмәт бәрабәренә булдырыла. Кышның озын, ә язның озак киләсе билгеле бит инде. Шуңа күрә мин ел да кортларга көздән үк җитәрлек күләмдә азык калдырам, – ди Фәнис ага.
Фәнис мәктәптә укыганда ук колхозда эшли башлый. 14 яше тулган малайга “Жданов” исемендәге колхозының көтүен ышанып тапшыралар. Соңыннан шушы хуҗалыкта озак еллар бригадир, учетчик булып эшли ул. Заманалар үзгәреп китеп, колхозлар берләшә башлагач, Ленин исемендәге хуҗалыкта бригадир булып эшен дәвам итә. Яшьли көтүче булгангамы, Фәнис ага малларны бик ярата. Һәм һәрвакыт үзенең Белорет шәһәренә кадәр җәяүләп, көтү алып барганын исенә ала.
– Элек малларны машина белән күчерү юк иде. Без малларны җәяүләп, куып, атналар буена башка колхозга күчерә идек. Хәзер Аллага шөкер, техника заманы. Эшлим дигән кешегә бөтен уңайлыклар да бар. Тик ялкауланмыйча эшләргә дә эшләргә кирәк, – ди яшьләргә карата теләкләрен җиткереп Фәнис ага.
Исламовлар гаиләсендә өч бала дөньяга килә. Бүгенге көндә аларның һәммәсе дә үзаллы тормышта. Атна саен әти-әнисе янына кайтып, ярдәмләшәләр. Оныклары да дәү әни, дәү әти дип өзелеп торалар.
– Гомер юлыбызда без бер тапкыр да ачуланышмадык. Фәнис абыегыз яшь чакта бигрәк матур иде. Аңа күзе төшкән кызлар хәтәр күп булды. Җор телле, 32 тешен күрсәтеп елмаючы егеткә бер күрүдә гашыйк булдым. Гомер буе шулай яратышып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Балалар да кайчак: “Әни, сезнең әти белән ачуланышканыгыз булдымы ул?”, – дип сорап куя. Үзем дә аптырыйм кайчак, ямьсезләнешеп, ачуланышып йөргән вакытларны хәтерләмим. Вак-төяк өчен бер-беребезнең хәтерен калдырып, Ходайдан бирелгән гомерне әрәм итеп яшәмәдек. Тату гаиләдә, ызгыш-талаш күрми үскәч, балаларыбыз да, шөкер, инсафлы булды, – ди Мәүлия апа.
Мәүлия апа сигезенче дистәне вакласа да, сыер асрый. Бу эштә аларга балалары ярдәмләшә, сөт, май, каймак, эремчек өстәлләреннән өзелми. “Сыйлы көн сыер белән”, дигән мәкальгә таянып гомер кичерә Исламовлар.