Җәмгыять
4 июль 2023, 06:25

50 ел бер сукмактан

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята. Шушы бергә узган гомернең алар өчен һәр мизгеле кадерле, якын. Иске Тукран авылында яшәүче Венера һәм Рәзиф Хәмәтдиновлар олы хөрмәт яулаган гаиләләрнең берсе. Алар авылдашлары арасында бик хөрмәтле кешеләр. Венера апа гомере буе сатучы булып эшләсә, Рәзиф ага 40 еллык хезмәт стажына ия механизатор, колхозчы.

50 ел бер сукмактан50 ел бер сукмактан
50 ел бер сукмактан

Венера Шүнәк авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлау белән ул Мәләвез шәһәренә райпо юлламасы буенча укырга керә, аннары инде туган авылына кайтып, сатучы булып эшли башлый. Тырыш, акыллы, максатчан, чая кызны биредә кушкуллап кабул итәләр. Аннары инде Бөре шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Чалкакта ревизор вазыйфасында да озак еллар эшли. Иске Бикмәт авылында кибет ачылгач, шунда яраткан хезмәтен дәвам итә. Мәңгелек парын да шушы авылда очрата ул.
Тормыш иптәше дә колхозның алдынгы механизаторы була. Хезмәт белән сугарылган елларын ир узаманы сагынып искә ала. Ул Иске Тукран авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Кечкенәдән хезмәткә өйрәнгән тырыш егет, бер эштән дә куркып тормый, кайда кушалар шунда йөгерә. Шулай ук бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да Рәзиф абыйның фидакарь хезмәтенә зур дәлил булып тора.
Венера апа үзенең уңганлыгы, кешелекле булуы белән авылдашлары арасында дан казана. Кибеттә эшләгән чорында иртән эшкә барганчы ике кулына сумка асып, икмәген, булкасын төяп, урам буйлап сатып килә торган булган. Шуңа күрә дә аны искебикмәтлеләр бик хөрмәт итәләр.
– Эштән башканы белмәдек. Һәр көнебез хезмәттә узды. Трактордан комбайнга, комбайннан тракторга утырып эшләдек. Басуда бер генә ашлык башагы да утырып калырга тиеш түгел иде. Күп итеп чәчелгәч, ашлыкны хәтта кар өстеннән сугып алган чаклар да күп булды. Партия әгъзасы булып тордым. Партия ни кушса, шуны үтәдек, һәр эшне җиренә җиткереп, җаваплы башкарырга тырыштык, – дип хатирәләре белән уртаклашты Рәзиф Хәмәтдинов.
Алар хәләл җефете Венера белән өч балага гомер бүләк итеп, матур тәрбия биреп үстергәннәр. Бала кайгылары күрергә дә туры килә, бик авыр булса да, ачы сагышлар йөрәкләрне өзсә дә, калган балалары өчен яшәргә көч таба алар. Бүген биш оныкларына, балаларының уңышларына сөенеп гомер кичерәләр. Алар әти-әниләренең һәрчак кайтып хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп тора, җәй көннәрендә дәү әти һәм дәү әни йорты оныкларының шат тавышына күмелә. Хәмәтдиновлар балалары белән горурланалар.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганы да сизелми. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган Хәмәтдиновлар. Бүген алар икесе дә хаклы ялда, әмма кул кушырып утырмыйлар, тырышып, матур итеп дөнья көтәләр. Йорт-тирәләренең төзеклеге, күркәмлеге биредә уңган хуҗалар яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Тәрәзә төпләрендә үскән берсеннән-берсе чагу чәчкәле гөлләр дә өйгә тагын да ямь өсти. Бер-берсенә булган сөю хисләре әле дә аларның йөзләрендә балкый, һәрчак елмаеп һәм яратып карап кына сөйләшәләр, аларга сокланмау мөмкин түгел. Үзләре ачык йөзле, ярдәмчел булганга якыннары да бик ярата аларны. Хәмәтдиновларның йорт капкасы бүген дә ябылып тормый, ике яклап та туган-тумачалары килеп кунак булалар. Эшләрен дә бергә эшлиләр.
Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр гомер кичергән бу гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде дип кенә телибез.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас