Җәмгыять
21 июнь 2023, 09:15

Йөрәк кушуы буенча остаз ул

Чит балалар булмый, барысы да үзебезнеке, – ди Шабай балалар йортында тәрбияләнүче Светославның остазы Гөлназ Тимиргалиева.

Йөрәк кушуы буенча остаз улЙөрәк кушуы буенча остаз ул
Йөрәк кушуы буенча остаз ул

Балалар йортлары һәм интернатлардан чыккач, яшүсмерләр яңа тормышка аяк басалар. Ә бу тормыш алардан күбрәк мөстәкыйльлек һәм җаваплылык таләп итә. Мондый хәлләрдә алар еш кына югалалар һәм, хәтта көндәлек көнкүреш эшләрен башкаруда да шактый кыенлыклар кичерәләр. Һәм иң мөһиме, алар арасында яшь егетләр дә бар. Аларның сөйләшергә дә, ярдәм сорарга да кешеләре юк. Бу проблемаларны хәл итү өчен илебездә дә, республика да бик күп эшләр башкарыла. Агымдагы елның да РФдә Педагог һәм остаз елы итеп игълан ителүе дә очраклы түгел. Ятимнәргә терәк, дус һәм киңәшче буларак остазлар ярдәмгә килә. Борай авылында яшәүче Гөлназ Тимиргалиева да үзен остаз буларак сынап карарга була һәм Шабай авылындагы балалар йортына юл ала.
Кем соң ул остаз? Ул ни өчен кирәк дигән сораулар күпләрегезне борчыр. Остаз – ул балалар йортындагы яшүсмерләрне мөстәкыйль тормышка әзерләү һәм авыр ситуацияләрдә ярдәм итүче кеше. Ятимнәргә остаз булу проекты республикада төбәк Башлыгы грантына гражданлык җәмгыятенә булышлык итү фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.
– Балалар олы тормышта югалалар. Стипендияләрен дә өч көндә сарыф итеп, аннары ничек яшәргә һәм кайдан акча алырга да белми яшиләр. Шулай ук балалар йортында яшәгән балалар әзергә өйрәнәләр, үзаллы тормышка аяк баскач, хәтта көнкүреш әйберләрен дә белмиләр, шуңа күрә аларга чыгарылыштан соң беренче елда ярдәм итү бик мөһим, – ди Гөлназ.
Гөлназ да бирегә очраклы рәвештә генә килмәгән. Ул башта бу кадәр җаваплылыкны үз өстенә алудан бик озак уйлаган. Үзе яшүсмер чагыннан ук ул гел балалар йорты турындагы китаплар укыган, Борайга күчеп килгәч, Шабай балалар йорты тәрбиячеләре белән күрешеп, андагы хәлләр белән якыннан танышкан, үзенең теләге турында әйтеп биргәч, аны балалар белән аралашырга чакыралар. Китап битләрендә чагылган тормышны үз күзе аша, йөрәге аша үткәргән. Шуңа күрә озакка сузмыйча бирегә килеп, балалар белән танышырга карар куя үзенә.
– Бер малай минем яныма утырып, үз тормышы турында сөйли башлады. Мин аның белән әллә кайчан таныш кебек сөйләштем. Беренче минуттан ук ул миңа якын кеше кебек тоелды. Һәм ялгышмаганмын! Аның белән безнең бик җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты, – ди Гөлназ.
Бу исә 16 яшьлек Светослав исемле малай була. Гөлназ, остаз буларак аны тыңлап, үз-үзенә ышанырга һәм башка кешеләр белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәтәчәк. Остаз ул башкача әйткәндә өлкән дус, үз тәрбияләнүчеләрен бюджетны планлаштырырга, документлар рәсмиләштерергә, ризык әзерләргә өйрәтә. Гөлназ Тимиргалиева да бу эшкә тотынуына бик шат һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итә алуына да горурлана.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас