Җәмгыять
21 Июня 2023, 09:38

Гомер юлын парлап үтү - бәхет

Күпләр сокланырлык, меңнәргә үрнәк итеп куярлык парлар районыбызда да, шөкер, байтак. Силасау авылында гомер итүче Хәмәдуллиннар гаиләсе белән танышып кайтканнан соң да озак уйланып йөрдем әле.

Гомер юлын парлап үтү - бәхетГомер юлын парлап үтү - бәхет
Гомер юлын парлап үтү - бәхет

Шөкер, Аллаһ Тәгалә аларга гомерен дә, тигез тормышын да бүләк иткән. Гөләрә һәм Салих Хәмәдуллиннарның бергә гомер итүләренә алт-мыш елдан артык. Алар икесе дә бер авылдан икән. Кечкенәдән бер-берсен белгән Гөләрә белән Салих, берникадәр вакыт очрашып йөргәннән соң, язмышларын уртак итәргә уйлый. Әти-әниләреннән хәер-фатиха алып, никах укыталар.
– Кечкенә генә йортка, ишле гаиләгә килен булып төштем, 12 елдан артык каенана белән яшәдек. Ул чакларда кышларын сарык, бозау да шул бер өйдә бит инде. Сүзгә дә киленмәгән, булганы белән яшәлгән, балачактан ук авырлыкларга түзәргә өйрәнгәнмендер, күрәсең, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәбездә татыдык, – дип сүзен башлады хуҗабикә. – Туганнан бирле шушы авылда без. Читкә китү турында уйлап та карамадык, шәһәрне, гомумән, яратмадык. Колхозны күтәрик, дип көне-төне эштә булдык. Балачагыбыз дәһшәтле сугыш елларына туры килде, шуңа да безгә җиңелләрдән булмады. Сугыш бетү турындагы хәбәрне ишетү әле дә истә, әй андагы шатлыклы күз яшьләре... Сөйләп, аңлатырлык түгел, – дип искә ала Гөләрә әби.
Салих бабай да кәләшен сайлап ялгышмый: чибәр, сөйкемле, ягымлы хатыны тугры тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, акыллы килен, кадерле әни дә була белә. Әле хәзер дә 83 яшендә булса да, ашарга пешереп, өйләрне тәртиптә тота Гөләрә әби. Бакчада балалары утырткан бәрәңгене күмеп тә куйган. Кулыннан килмәгән эше юк.
Эш күп, заманасы авыр дип тормаганнар ул чакта, итәк тутырып баласын да тапканнар, үстергәннәр һәм хөкүмәттән бернинди ярдәмгә дә өмет итмәгәннәр. Хәмәдуллиннарның иң зур байлыгы – балалары. Ике кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бик тырышлар, күпләп мал-туар асрыйлар, әти-әниләре кебек булсын дип, тырышып яшиләр балалары да. Бармакларны бөгә-бөгә санап чыккач, 8 онык, 7 оныкчык барын да белдек. Менә бит ул байлык кайда?! «Балаларыбыз кайтып йөри, күбәү булсак та, сыябыз, күңелең иркен булу кирәк», – ди Хәмәдуллиннар.
– Тигезлектә озак яшәүнең сере ак күлмәкләр белән зурлап туй уздыруда, кыйммәтле балдакларда да түгел. Барысы да Ходайдан бирелгән гомер, һәм аны шөкер итеп яши белергә кирәк. Шундый озын гомер кичердек кебек, әмма бик тиз узып китте ул. Әйтерсең дә, бер көнлек тормышта яшибез. Шуңа да аны тыныч уздырырга, бер-береңә юл бирергә кирәк. Яшьлектә эштән башканы белмәдек, гел хезмәттә булдык. Хәзер менә күңелем белән әллә ниләр эшләп атар идем дә, булмый шул... Бүген бик рәхәт тормыш, мохтаҗлык юк, көн дә кунак ашы диярсең, шөкер итәргә генә кирәк. Шулай да, элеккеге чаклар күпкә күңелле иде. Кич чыксаң, гармун тавышы, авыл гөж килеп тора. Ә хәзер урамда бушлык, – дип моңсуланып та алды Салих бабай.
Гомумән, олыгайган саен күңел нечкәрә, үткәннәр уйландыра, сагындыра икән ул. Ә бит яшьлектә кавышкан парың белән гомер буе бергә атлау, олыгайгач та бер-береңә терәк булып яшәү нинди зур бәхет! Тигез картлык һәркемгә дә тәтесә икән!

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас