

– Илшат Әгъзам улы, сез 44нче Буй сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга кандидатлар буенча алдан тавыш бирүдә катнаштыгыз. Һәм күп тавыш җыйдыгыз, 4 меңнән артык.
Ни өчен Сез Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайга депутатлыкка дәгъва итәргә булдыгыз?
– Бу карар җирле үзидарә органнарында төрле вазыйфаларда егерме ел эшләгәннән соң кабул ителде. Шулай ук бу – көндәлек һәр эшемнең нәтиҗәсе, чөнки, һәр гамәлең бер принципка буйсынганда – кешеләргә, якташларыңа хезмәт итү булганда, башкача мөмкин дә түгелдер. Мин бит тәҗрибә, эш, уңышларым белән кешеләргә бурычлы. Депутат булу карары – егерме ел элек башланган зур эшне дәвам итү теләге ул.
– Сезнең хезмәт юлы, казанышлар нәрсәдән башланды?
– Мин әтием эзләре буенча бардым – ул бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлады, хуҗалыклар белән җитәкчелек итте.
1992 елда мин Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, квалификациям: инженер-механик, белгечлегем: авыл хуҗалыгын механизацияләү. Хезмәт юлым 1992 елда Яңавыл районының Чапаев исемендәге колхозында инженер-технолог булып башланды, 1995 елга кадәр шунда ук баш инженер булып эшләдем.
1995 елда Яңавыл элеваторының автотрактор паркы начальнигы итеп билгеләндем, ә 1998 елда элеваторның директоры урынбасары булдым. 2001-2005 еллар Яңавыл шәһәре һәм районы хакимиятенең шәһәр хуҗалыгы идарәсе начальнигы, Яңавыл шәһәре һәм районы хакимиятенең шәһәр һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча хакимият башлыгы урынбасары булып эшләдем.
Ике елдан артык, 2006-2008 елларда Яңавыл шәһәре шәһәр җирлеге хакимияте башлыгы.
2007 елда Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлап, икътисадчы квалификациясе, финанслар һәм кредит белгечлеге алдым.
2008 елның 1 ноябреннән бүгенге көнгә кадәр – Яңавыл районы муниципаль районы хакимияте башлыгы булып эшлим.
2004 елда, шәһәр администрациясе башлыгы буларак, тимер юл торак фондын муниципаль фондка кабул итү турында карар кабул иттем. Бу 18 мең квадрат метр иске торак, шул исәптән сугыш алдыннан төзелгән йортлар дигән сүз. Бу карар ярдәмендә без авария хәлендәге торакны күчерү буенча федераль программада катнаша алдык, ул мең ярымнан артык гражданга яңа төзекләндерелгән йортларга урнашырга ярдәм итте.
Тагын бер мисал. Ике меңенче елларда Яңавыл елгасының яр буе зонасы тулысынча кешеләрнең үз белдекләре белән төзелгән гаражлар, хуҗалык төзелешләре һ.б. белән томаланган булган. Бу, әлбәттә, безнең шәһәрне матурламый. Без бу корылмаларны сүтү турында карар кабул иттек, ризасызлык белдерүчеләр һәм каршы килүчеләр күп булса да, халык белән аңлату эшләре үткәрдек. Хәзер бу урында велосипед трассасы, сквер, балалар һәм спорт мәйданчыклары, актив ял итү өчен җәлеп итү урыны булган чәчәк түтәлләре бар.
Һәм тагын бер уңышлы проект – элеккеге кирпеч заводы кварталын үзгәртү, ул авария хәлендәге баракларны сүтүне һәм яңа күпфатирлы йортлар һәм балалар бакчасы төзүне үз эченә алды. Бу проектны гамәлгә ашыруның социаль эффекты күп, шул исәптән демографик, торак һәм хезмәт ягыннан.
Мин ышанычлы, нык, эшкә сәләтле команда булдыруга шатмын, аңа теләсә нинди ситуациядә таянырга мөмкин. Безнең уртак максатларыбыз бар.
Әйтик, без кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда “Уңайлы шәһәр мохите” булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында ике тапкыр җиңдек. Асылда, кечкенә шәһәрләр ял итү өчен кызыклы һәм уңайлы була ала икәнен исбатладык.
Бюджеттан тыш структуралар белән актив хезмәттәшлек ярдәмендә Яшьләр сараен заманча үзгәртеп, кинотеатр булдырдык, барлык шәһәр мәктәпләрен яңарттык, «Дулкын» йөзү бассейнына капиталь ремонт ясадык. Ә бюджет хисабына 4 балалар бакчасы, «Юность» физкультура-сәламәтләндерү комплексы, 120 урынга исәпләнгән авыл мәктәбе төзелде.
– Илшат Әгъзам улы, Борай районы белән шәхси мөнәсәбәтләр тарихын да сөйләп үтсәгез иде. Сезнең тормышыгызда Борай районының әһәмияте нинди?
– Борай районы белән безне дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Яхшы күршеләр буларак, без бергәләп республикабызны үстерү эшенә үз өлешебезне кертәбез, аны яңа уңышлар һәм казанышлар белән данлыйбыз, бергәләп җирле үзидарә булдыру өчен көч куябыз.
Яңавыл халкы борайлыларга бик рәхмәтле. 2014 елда күпкатлы йортта янгын чыккач һәм районда давыл узгач, алар беренче булып ярдәм кулы суздылар. Мондый ярдәм онытылмый.
Һәм шунсы, элеккеге район җитәкчесе Борис Шәрәфгали улы Нурисламов һәм хәзерге вакыттагы район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы Гәрәев белән хезмәттәшләр буларак, бергә эшләдек һәм эшлибез, тәҗрибә белән уртаклашабыз.
– Сез хәзерге вакытта нинди мәсьәләләрне хәл итәсез, нәрсә өстендә эшлисез, районга ничек ярдәм итәсез? Шул ук вакытта иҗтимагый эшчәнлегегез турында да бер-ике сүз.
– Районда яшәүчеләрнең һәрберсен диярлек танып беләм. Аларның нинди проблемалар белән яшәвен, аларны нәрсә борчыганы да билгеле. Юл һәм транспорт инфраструктурасының начар яклары, торак-коммуналь хуҗалык тармагында нинди модернизация кирәклеге, торак пунктларны төзекләндерү өчен нәрсә җитмәве турында ишетеп кенә белмим. Халыкның китүе, юлларны торгызу һәм ремонтлау, су белән тәэмин итү һәм газ үткәрү, чүп-чар чыгару, балалар мәйданчыклары төзү, торак йортларны ремонтлау проблемаларын хәл итү кирәк. Менә бу мәсьәләләрне чишү өстендә эшләячәкмен.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.