Җәмгыять
16 июнь 2023, 04:27

Константин Толкачев: “Борай районы миңа бик якын”

Борайлылар миңа кабат ышаныч белдерерләр дип өметләнәм.

Константин Толкачев:  “Борай районы миңа бик якын”Константин Толкачев:  “Борай районы миңа бик якын”
Константин Толкачев: “Борай районы миңа бик якын”

– Константин Борисович, сез Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе буларак безнең район халкына билгеле шәхес. Сезнең белән таныштырып торасы да юк. Алай да берничә сүз белән генә үзегезнең җәмәгать эшлеклесе буларак хезмәт юлыгыз белән таныштырып китсәгез иде.

– Мин балачакта моряк булырга хыяллана идем. Хыялым тормышка ашмады – Дәүләт Җыелышы Рәисе булдым. Һәм еллар узган саен нәкъ шушы урында кешеләр файда китерүемә инандым. Дәүләт Җыелышына Рәис булганчы эчке эшләр системасында эшләдем, Уфа юридик институты директоры булдым, фән белән шөгыльләндем һәм бүген дә шөгыльләнәм.
Парламентны 25 елга якын җитәклим. Бу вакыт эчендә минем күз алдымда гына түгел, ә минем турыдан – туры катнашымда хәзерге Башкортстанның закон базасы формалаштырылды һәм берничә тапкыр камилләштерелде ә бу өч мең ярымнан артык закон актлары, бары тик агымдагы алтынчы чакырылыш эчендә генә без аларны җиде йөздән артык кабул иттек. Без хезмәттәшләребез белән пандемия чорында гражданнарга, икътисадка ярдәм итүгә юнәлдерелгән оператив һәм дөрес карарлар кабул итә алдык, шуның ярдәмендә республика пандемияне минималь югалтулар белән җиңде. Шундый ук хәл махсус хәрби операция башлану белән дә кабатланды. Безнең күп кенә законнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә, импортны алмаштыруга юнәлдерелгән, һәм ул законнар нәтиҗәле генә түгел, алар федераль законнардан да алдарак кабул ителделәр.

– Борай районы белән шәхси мөнәсәбәтләр ничек?
– Мин Кемерово өлкәсендә тудым, әмма күңелемә якын җирне монда, Башкортстанда таптым. Республиканың барлык районнарыннан да Борай һәм Яңавыл районнары минем өчен иң якыннары. Чөнки бу минем сайлау округы. Халык минем көчемә ышанды, сайлауларда минем өчен тавыш бирде. Мин сайлаучылар миңа мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрне хәл итү белән актив шөгыльләнәм, аларның наказларын үтим, һәм мин шуны әйтә алам: узган елларда чыннан да күп нәрсә эшләнде.

– Ә бүгенге көндә Борай районына нинди ярдәм күрсәтәсез, нинди мәсьәләләр өстендә эшлисез?

– Мин кына Борай районында еш булам. Сәбәпләре төрле: район инфраструктурасы белән бәйле проблемаларны хәл итү, гражданнарны кабул итү, мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәләре, районның күренекле кешеләрен бүләкләү яки Сабантуй. Кызганычка каршы, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәлак булгач, хушлашуга килүләр. Борай районында бик җаваплы, патриотик рухлы кешеләр яши, күпләре махсус операциядә катнаша, һәм югалтулар, әлбәттә, бар.
Мин Борай районында яшәүчеләрне күп еллар беләм, без яхшы эшләдек, бер-беребезгә ышанабыз. Шуңа күрә Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатларының чираттагы сайлауларында мин Борай районы буенча үз кандидатурамны тәкъдим итәм. Үзем өчен башка вариант күрмим. Борайлылар миңа кабат ышаныч белдерерләр дип өметләнәм.

– Сез – алдан тавыш бирүдә катнаштыгыз. Ни өчен сез сайлауларда катнашырга уйладыгыз?

– Сайлауларда катнашу минем өчен бердәнбер дөрес карар. Күпьеллык тәҗрибәсе булган закон чыгаручы буларак, мин районның гына түгел, республиканың да проблемаларын уңышлы хәл итәргә, шулай ук бөтен илнең хокукый кырын үзгәртүгә йогынты ясарга мөмкинлек бирүче кирәкле компетенцияләргә һәм абруй багажына иямен дип саныйм.
Хәзерге вакытта киләсе җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы депутатларының төп карарлары махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына алга таба ярдәм итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш икәнлеге ачык күренеп тора. Шулай ук законнарны үзгәртергә кирәк, җитештерүләргә ярдәм итәр өчен уңай шартлар тудырырга кирәк, шул исәптән кечкенә шәһәрләрдә һәм авылда да. Бу инвесторларны җәлеп итәргә, яңа эш урыннары булдырырга, икътисадны ныгытырга һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк. Бу әлеге тискәре санкцияләр басымына каршы тору өчен бик мөһим. Бездә совет чорының уңай мисалы бар, ул вакытта ил үзен барлык кирәкле әйберләр – һәм теләсә нинди алдынгы технологияләр, теләсә нинди продукция белән тәэмин итә алган, һәм кешеләр иртәгәсе көнне ышаныч белән караган. Элеккедән иң яхшысын үзләштерә белергә һәм бу модельне заманча икътисади һәм социаль чынбарлыкларны исәпкә алып кертергә өйрәнергә кирәк.

– Рәхмәт, Константин Борисович. Уңышлар сезгә!

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас