

– Соңгы елларда Борай Сабантуенда була алмаган идем, чөнки бездә дә ул көнне үтә иде. Быел исә безнең Яңавылда иртәгә үтә, шуңа бик сөенеп чакыруны кабул иттем. Безнең ике район бит гомер бакый дус яшәде, без бер-беребезнең уңышларга сөендек, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер булдык. Безнең районда гарасат булгач та, Яңавыл шәһәренең Совет урамында янгын чыккач та, борайлылар беренче булып безгә ярдәмгә килделәр.
Борай Сабантуе һәрвакыт шундый оешкан төстә уза инде ул, бу элек-электән шулай булды. Әле дә шулай икән, чөнки биредә тырыш, уңган, булдыклы халык яши. Яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкән кебек, матур итеп ял да итә белә алар.
Тагын шуны ассызыклап үтәргә кирәк, Сабантуе Русия көнен бәйрәм иткән чорда уза.
Борайлыларда туган илне ярату, аның тарихи үткәнен ихтирам итү, киләчәгенә ышану әллә кайдан сизелеп, күренеп тора. Сабантуй күрке булган "Тирмәле авылы"нда гына да милли традицияләрне күрсәткән күргәзмәләре янында бүгенге көндә ил мәнфәгатьләрен яклаган яугирләрнең батырлыгы чагылдырылган.
Бер сүз белән әйткәндә, афәрин, борайлылар! Сез һәрвакыттагыча булдырасыз, – диде ул бүгенге Сабантуй турындагы тәэссоратлары белән уртаклашып.