Җәмгыять
9 июнь 2023, 09:18

Озын гомер - тормышны сөя белүдән

Тормышка яшь чакта, көч ташып торганда гына түгел, гомер көзе җиткәндә дә оптимизм белән карап була. Әле генә туксанын тутырган, унынчы дистәне ваклый башлаган Бәләкәй Бадрак авылының ак әбисе Нәсибә Фазлетдинова шулай ди

Без барып кергәндә кулына китап тотып укып утырган әбигә сокланмый булдыра алмадык. 
Нәсибә әби Шүнәк авылында  күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Кыз бала буларак, әти-әнисенә туганнарын тәрбияләшергә, шулай ук хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Әтисе сугыштан аяксыз кайта, әнисе чирләп киткәч, аларны карап, Нәсибә мәктәптә укый алмый. 
Яшәү дәверендә Нәсибә әбигә күпне күрергә туры килә. Яшь чагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда уза. Кыз иртә яшьтән фермада эшли башлый, аннары иптәш кызлары белән бергә басуда чөгендер, мәк эшкәртү эшләренә китә. Печән тарту тегермәнендә дә, кирпеч заводында да эшли ул.  
Нәсибә язмышын  Бадрак егете Рифгат белән бәйли. Яшь егет сылу кызга гашыйк булып, урлап алып кайта Шүнәктән. Матур итеп дөнья корып җибәрәләр. Йорт салып керәләр. Ир белән хатын биш балага гомер бүләк итәләр. Тик берсе балачакта үлгән. Калганнары  барысы да тырыш, эш сөючән булып үсәләр.
– Бик авыр вакытлар булды. Дүрт айлык бала белән  әнә теге тау башында печән җыеп йөргәнем әле дә хәтеремдә, – ди Нәсимә әби, урам артындагы тауга күрсәтеп. 
Нәсибә Шәрифгали кызы җәйге чорда – кырчылыкта, кышын фермада эшли. Лаеклы ялга чыккач та, ул әле озак еллар колхозда эшләвен дәвам иткән.
Нәсибә әби бүген кече кызы Әлфия, оныклары тәрбиясендә яши. Алар газиз кешеләрен кадер-хөрмәттә яшәтер өчен барлык шартларны да тудырганнар. 
Әбекәйнең унбер оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар. Ул якыннарының кайгыртуын тоеп, бәхетле картлык кичерә.
– Әйе, безнең чорда эш җиңел булмады, әмма колхоз безнең өчен өмет һәм ярдәм булып торды, – ди Нәсибә әби. – Шуңа күрә бар эштә дә бөтен көчебезне куеп эшләдек. Төнен амбарда эшләсәк,  көндез басуга чыга идек. 
Әнисен карау сәбәпле, Нәсибә әби укырга да, язарга да өйрәнми кала. Балалары үскәч кенә, бергә хәрефләр таный башлыйлар. Язарга да балалары белән беррәттән өйрәнә. Бүген килеп, Бәләкәй Бадрак ак әбисе кулыннан китаплар төшерми. 
Яшьлек чорлары  ачлык, ялангачлык, хәерчелек, иң начары, халыкны тәмам йончыткан  өметсезлек  елларына туры килсә дә, бүгенге тормышыннан бик канәгать Нәсибә әби. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. 
Таяныр терәкләре – кызы  һәм оныклары янында. Калган балалары да бу йортта еш кунак, газизләренең хәлен белешеп кенә торалар. Якыннары әбиләрен игътибарсыз калдырмыйлар, исәнлеге турында кайгырталар. Һәм аның олы яшьтә дә актив һәм тормыш сөючән булуына сөенәләр. Озак яшәүнең сере дә шундадыр, мөгаен.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас