

– Агачның ботагы бар, аны җайлап кисәргә, эшкәртергә кирәк, ә тимерне ничек кирәк шулай бөгеп, кисеп ташласаң кире эретеп-ябыштырып куеп була дип әйтә Ришат, – дип сөйли башлады гаилә башлыгы турында хәләле Надежда Ривал кызы. Яшьләр икесе бер булып, бер-берсенә терәк булып эшкә тотына. Моңарчы Надежда үз кибетен ачып, кием-салым саткан була. Әлбәттә, матур, зәвыклы күлмәкләргә гүзәл затлар күп йөресә дә, Надеждага тормыш иптәше сүзен тыңларга туры килә. Бөтен кием-салымны җыеп, шушы бинада заманча өй һәм түбә тышлаучы материаллар белән сату итә башлыйлар. Эшне башлап җибәргәндә бик авыр булса да, алар бирешми. Бирегә материал алырга килгән кешеләрнең берсен дә кире борып чыгармыйлар, аларга үзләренең киңәшләрен биреп, бергә-бергә заказлар төзиләр.
– Бу эшнең нык җаваплы һәм төгәллек яратканын белеп тотындым. Иң беренче бик авыр булды. Беренче эш көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Офиска барып утырдым. Клиентлар размерларын язып алып килә, каршыма кереп утыралар. Мин бит инде һөнәрем буенча филолог, башта бер формула да юк. Әлбәттә, мин тизрәк Ришатка дәшәм. Ул көн-төн юлда булуына карамастан, туктап, телефон аша өйрәтеп, ярдәм итеп җибәрә иде. Аннары инде ул җаен тапты, миңа кәгазьгә төрле түбә эшләп, чутлап, шаблон эшләп куйды. Шуннан минем дә эш хутка китте. Клиентлар килә, мин теге шаблонны тартып кына чыгарам да чутлап та бирәм. Менә шулай акрынлап колеяга кереп киттек. Инде бүгенге көндә күземне йомып, төрле размердагы түбәме, өй тышларгамы, тиешле материалны җитәрлек итеп тулыландырып бирәм. Ришат – ул безнең эшнең йөрәге. Алып кайткан материалларның беренчедән сыйфатлы булуын һәм клиентларга тиз вакыт эчендә кайтарып бирү өстендә эшли. Һәм бу эшебезне башлап җибәргәндә зур ярдәм күрсәтүче Валентин Артамоновка зур рәхмәтлебез. Ул түбә ябучы иде. Эш тәртибенә күпчелек ул өйрәтте. Бүгенге көндә Уфа һәм Нефтекама шәһәрендә урнашкан биш зур профнастил җитештерүче брендлы завод белән эш итәбез, – ди Надежда.
Хәсәновлар офисы янында җыелган машиналарны күреп таң калдым. Аларның материаллары сыйфатлы булмаса бу кадәр кеше биредә чират тормас иде. Әлеге офиста шулай ук су агымы өчен сигез төрле җиһазлар, тимер һәм винил сайдингларны, профнастилларны беркетү өчен саморезлар, коймалык материаллар һәрвакыт сатуда ирекле.
Хәсәновларның девизы да бит “ясадык һәм оныттык”, чөнки алар кояшта уңмый торган, клиентларга яхшы, бөтен таләпләргә туры килә торган материал кайтару өстендә эшлиләр.
Бүгенге көндә районыбызның кайсы гына почмагына барма, күзнең явын алып утырырлык, зәвык белән эшләнгән өйләр, әлбәттә, Хәсәновлар тырышлыгы белән эшләнгән. Надежда да бүгенге көнне заман дизайнеры. Аның идеяләре белән район үзәгендә берничә бинада пәйдә булды. Әлегә бу офиста калай бөгү, профнастил, черепица кистереп кайтарту, тәрәзә читләрен челтәрләп эшләү эшләре башкарылса, озакламый биредә тимер штакетниклар ясауны җәелдереп җибәрәчәкләр. Чөнки бирегә бу материалны эшләү өчен станоклар кайтарылган.
Тимер белән эш итүне сайлаучылар аз. Бу зур көч һәм тырышлык таләп иткән хезмәт. Хәсәновлар яшь кенә булуларына карамастан бу эшкә җигелеп, район халкы өчен, тирә-ягыбызны бизәкле, зәвыклы итү өчен көч салалар.