Җәмгыять
3 Май 2023, 10:00

Гасырга якын гомер

Минем беренче укытучым Әхмәдуллина Фәһимә Газизьян кызы 1925 елның 7 апрелендә Кузбай авылында мулла гаиләсендә туган. Фәһимә апа Газизьян кызы гомер буе туган авылында яшәгән һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, бик күп балаларга белем, тәрбия биргән, үзе яраткан сәхнә серләренә – сәнгатьле шигырь сөйләргә, биергә, җырларга төшендергән, ата-аналарга дөрес киңәшләрен җиткергән.

Гасырга якын гомерГасырга якын гомер
Гасырга якын гомер

Фәһимә апаның әнисе Бибимәрзия әби бик уңган, тырыш булган. Ул Борайда туган, кияүгә чыгып, Кузбай авылында яшәгән. Фәһимә апаның әтисе Газизьян бабай бик белемле мулла булган. Әлеге көндә әтисенең 1923 елны Уфадан Диния нәзарәтеннән алган дипломын Фәһимә апа бик кадерләп саклый.

Илебез халкында булган золым җилләре Фәһимә апалар гаиләсен дә читтә калдырмый. Әнисе Бибимәрзия әби 3 бала белән ялгызы калган, Газизьян бабай белән 6 ел гына бергә яшәп калалган. Бу авыр елларны тырышлыклары белән, чыдам булганга җиңеп чыгалар алар. Бибимәрзия әби үзе юкә агачы алып кайтып, чабаталар үрә, чөнки чабатадан башка аяк киеме булмаган. Чабатаны үзенә Фәһимә апа да үрергә өйрәнгән.
Башлангыч белемне туган авылында ала Фәһимә. Беренче сыйныфта укытучы апалары Зәрига Зафарова:

– Картәтиеңнең исеме ничек? – дип сорагач,

– Әхмәдулла, – дип җавап биргән беренче укытучым.

Фәһимә апаның фамилиясе Әхмәдуллина булып әлеге көнгә кадәр саклануы да шул еллар белән бәйләнгән.

4 сыйныфка кадәр авылда белем алгач, 5 сыйныфка Борайга йөреп укый башлый кыз. Бу елларда Фәһимә Борайда картәти, картыкайларында (әнисенең әнисен яратып, шулай атаган) яшәгән. “Борай кызлары белән бергә үстек, бергә белем алдык”, – дип искә ала Фәһимә апа. 8 класска җиткәч, елына 150 сум түләп уку башлана. Әтиләре золым корбаны булганлыктан, Фәһимә апаның әниләре Борай базарында сатар өчен чабаталар бәйли, мичләр агартыр өчен акбур әзерли, көнбагыш, чикләвек сата, балаларын укытырга шулай акча туплый. Җәй айларында әнисенә булышып, колхоз эшләрендә чыныгып, эшкә, дөнья көтәргә авыл тормышына өйрәнеп үсә Фәһимә.

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Ил өчен бик авыр еллар. Фәһимәләр классында 25 укучы була. Бөек Ватан сугышына мәктәп укытучыларын, аларның классыннан да егетләрне ала башлыйлар. Классташлары сугышта һәлак булалар, хәбәрсез дә югалалар. 10 классны тәмамлагач, 2 ай укытуга хәзерләнеп, урта белемне Борай мәктәбендә алган Фәһимә Кузбай авылында укыта башлый. 1943-1944 елны Таңатар авылына татар телен укытырга җибәрелә. Таңатар мәктәбендә башлангыч класслар укытучысын алмаштырып, ике классны бергә укыта. Борайга укытучылар конференциясенә баргач, РОНО мөдиренә туган авылын, әнисен, сеңлесе Халидә Исмәгыйлованы (әлеге көндә исән, 93 яшьтә, туган авылы Кузбайда улы Наил абый белән яши) бик сагынуын әйтеп, Кузбай авылына мәктәпкә эшкә кайта.

Педагогик белемне – башлангыч мәктәп укытучысы исемен Бөре педагогия училищесында ала. Борайдагы дус кызы, классташы Әнисә Мортазина белән бергә укыйлар. 1948 елда экстерн белән экзаменнар тапшырып, Фәһимә аттестат ала. (10 сыйныфны тәмамлагач алган һәм Бөре шәһәрендә педагогия училищесында алган аттестатларын һаман саклыйлар).

1949-1950 елларда Бустанай авылы мәктәбендә 5 класс ачылгач, татар теле, математика, физкультура, рәсем, җыр дәресләрен укытырга йөри.
Тумышы белән Калмык авылыннан булган, Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-сау әйләнеп кайткан, Әҗәк, Каразирек авылларында эшен күрсәтергә өлгергән, 1947 елда Кузбай авылы мәктәбенә директор булып эшкә җибәрелгән Яхъя абый Нигъмәтҗановка 1950 елны кияүгә чыга. “Бик пөхтә, тәмәке тартмый, эшен ярата, таләпчән егет дип, мин тәвәккәлләдем инде, риза булдым кияүгә чыгарга,” – дип искә ала Фәһимә апа ул еллар турында.
Фәһимә апа белән Яхъя абый авылның укытучылар коллективы белән бергә бик белемле, тырыш, хөрмәтле кешеләре булып, Кузбай авылында ныклы урнашалар, яңа өй төзеп 1957 елны яңа өйгә яшәргә чыгалар, 3 балага – ике ул, бер кызга белем һәм тәрбия бирәләр. Мәктәп эшләрендә дә, җәмәгать эшләрендә дә актив булалар. Мәктәп, җәмәгать эшләренең күп булуына карамастан, авылдашларыннан калышмыйча, мал-туар, кош-корт та карыйлар, бакчада бәрәңге, төрлесеннән яшелчә дә үстерәләр алар.

1980 елда 39 ел стаж җыеп, Фәһимә апа лаеклы ялга туктый. “Директор хатыны” дигән исемгә тап төшермичә, Фәһимә апа әлеге көндә дә үзенең укучыларына, авылдашларга, балаларына үзенең файдалы киңәшләрен бирә. “Аллаһка шөкер, безнең картлыкка яхшы вакыт туры килде, байлыкта яшибез. Хөкүмәтебез пенсияне ай саен биреп тора. Эшләргә кирәк. Безнең балалар эшләп үстеләр, эчмәделәр, тартмадылар. Тормыш елдан-ел яхшыра. Таза булып эшләгән кешенең тормышы алга бара. Дөньялар тыныч булсын,” – дип сөйли Фәһимә апа.

Фәһимә апаның әнисе Бибимәрзия әби озын гомерле була, аны хөрмәтләп 1987 елны соңгы юлга озаталар.
Беренче укытучым Фәһимә апа кызы Фәйрүзә апа тәрбиясендә, бергә яшиләр. Олы уллары Илдар, килене Римма белән Нефтекама шәһәрендә үз йортларында яшиләр. Күршедә генә Яхъя абый белән Фәһимә апаның кече уллары Айдар йорт салды, киленнәре Наталья белән бик матур тормыш көтәләр. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә җыелышып, очрашып торалар. Сабантуй бәйрәмнәрендә, авылдашлар очрашуында ихлас күңелдән, бик теләп ярдәмләшәләр.
Сыйныфташы Фахуртдинова (Аитова) Гөлйөзем апа белән озак еллар бергә Кузбай авылы мәктәбендә укытучы булып эшләп, гомер буе мәктәпкә, укытучы һөнәренә тугры булып калалар. Кузбай авылында гаилә коралар, балалар үстерәләр һәм балачак, яшьлек елларын искә ала-ала гомер кичерәләр. 2017 елда Фәһимә апа белән Гөлйөзем апа Борай беренче санлы мәктәбенең юбилеенда катнаштылар. Алар укыган еллар мәктәп өчен иң авыры, сагышлысы һәм югалтулар белән үткәне булгандыр.

Фәһимә апа белән күп еллар бергә эшләгән тормыш иптәше Яхъя абый Нигъмәтҗанов, Тәнзилә апа Әхмәтшина, Рәшидә апа Килмәтова, Бәлхия апа Хаҗиева, Луиза апа Сәфәрова, Фәүзия апа Шакирова, Сәгъдия апа Камалтдинова исемнәре укучылары – хәзер инде күпләре лаеклы ялда булган апа-абыйлар хәтерендә саклана.

Эшләү дәверендә Кузбай мәктәбе коллективы укытучылар һәм укучылар белән бергә республика, район конкурсларында актив катнашып, югары күрсәткечләргә иреште.
Хәзерге көндә Кузбай мәктәбе укучылары төрле һөнәр ияләре. Алар арасында укытучылар, тәрбиячеләр, хәрби кешеләр, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр, электриклар, төзүчеләр, рәссамнәр, артистлар, фельдшерлар, врачлар, мәктәп директорлары, авыл биләмәсе башлыклары һ.б. бар.

Һәр җәйне кунакчыл, ачык йөзле, тыйнак Фәһимә апалар өеннән кеше өзелми, чөнки аны һәм кызлары Фәйрүзә апаны – башлангыч сыйныф укытучысын – туганнары, укучылары, авылдашлары хөрмәтлиләр. Өстәлләрендә һәрчак үзләре күңел биреп әзерләгән өй ашлары өзелми. 98 яшен тутырган көнне дә Фәһимә апа бәлеш әзерләргә өлгергән.

Һәр әйберне кадерләп саклау, матурлыкны күрә белү, төшенкелеккә бирешмәү, белемле, тәртипле, эшсөючән булырга, чиста, пөхтә йөрү, сәламәт яшәү рәвешен сайлау, авылдашларны дус, тату яшәргә өндәү – бу сыйфатлар минем күңелемә беренче укытучым Фәһимә ападан сеңеп калгандыр. Педагог һәм остаз елында Фәһимә апа Газизьян кызына ныклы тазалык, бәхетле гомер, шатлыклар телим.

Автор:Роза Габделхакова, китапханәче. Кузбай авылы.
Читайте нас