

Моннан нәкъ 37 ел элек, 1986 елның 26 апреленә каршы төндә Чернобыль шәһәре халкын тетрәндереп, хафалы чаң йокыдан уята – атом электр станциясенең реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Масштаблары һәм нәтиҗәләре буенча ул егерменче гасырның иң зур әфәтенә әверелә. Бу катастрофа йөзләгән мең кешеләрнең язмышына кагыла. Бары Русия Федерациясендә генә дә 57 мең квадрат километр җир радиокатив зарарлана, 2,3 миллион кеше зыян күрә. Радиация тагын да күбрәк мәйданны һәм кешеләрне колачларга мөмкин иде. Аварияне юк итүдә катнашучыларның батырлыгы, аяусызлыгы моңа киртә куя.
Язмыш аларга авыр сынау салган һәм алар аны намус белән үтәгәннәр. Авария нәтиҗәләрен бетерүгә тиз арада илнең төрле почмакларыннан ашыгыч рәвештә кешеләр җыйганнар. Анда эшкә бик кыска вакытка гына кергәннәр, шуңа күрә эшчеләрне әледән-әле алмаштырып торырга туры килгән.
Безнең районнан да Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 22 кеше катнашкан. Кызганычка каршы, елдан-ел аларның саны кими. Бүгенге көнгә тугызы безнең арада: Фидәви Нуртдинов, Хөрмәт Әмиров, Фидат Гайнанов, Рәфәүз Шәйхиев, Мулламөхәммәт Минсабиров, Айдар Мостафин, Фларис Мәгъзүмов, Гаян Дәүләтов һәм район чернобыльчеләре оешмасын җитәкләгән Роберт Гыйлемшин. Ел саен алар бергәләп җыелышып, шул авыр елларны хәтерләп, күрешеп, араларыннан иртә киткәннәрне искә алалар.
26 апрель – Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне. Бу көнне без кешеләр гомерен саклап калу өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алабыз, Чернобыль трагедиясен кичерүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, ил чакыруына кушылган, һәлакәт китергән казаларны юк итүдә фидакарьлек күрсәткән, дөньяны радиация куркынычыннан йолып калган райондашларыбыз алдында чиксез бурычлыбыз.
Әйе, тән ярасы бер төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми шул. Мондый һәлакәтләрдә катнашучыларның да йөрәк әрнүләре мәңгелек.