

Фирүзә әби Шүнәк авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Әтисе-әнисе Әминә һәм Гатаулла Абдуллинар гаиләсендә дүрт бала дөньяга аваз сала, ләкин кызганычка каршы, ике балалары мәрхүм булалар. Тормыш әкренгә генә дәвам иткәндә фашист илбасарлары илебез чигенә бәреп керәләр, Бөек Ватан сугышы башлана. Күп кенә авылдашлары кебек үк Фирүзә дә әтисен сугышка озата. Тиздән аларга әтиләренең яу кырында һәлак булуы турында кара хәбәр килеп ирешә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килеп, Фирүзәнең дә язмышы шушы чор балаларыныкы кебек бик җиңелләрдән булмый. Ул бәләкәйдән эш арбасына җигелә, колхоз, йорт хуҗалыгы эшләрендә ярдәм итәргә кирәк була, олылар белән беррәттән, яшәү өчен көрәшеп башкара.
Авыр еллар булса да, башлангыч сыйныфны уңышлы гына тәмамлап, күршедәге Мулла авылы мәктәбендә укуын дәвам итә кыз. Җиденче сыйныфны тәмамлап, имтиханнарны яхшы нәтиҗәләргә тапшырып, алга таба бик укыйсы килсә дә, мөмкинлек булмый.
– Укуны тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә эшләп йөрдем. Яшь булсам да, фермада хисапчы итеп куйдылар. Биш ел дәвамында ат җигеп эшләдем. Хәзер инде атны җигә дә, тугара да белмим, ә ул вакытта дөнья өйрәткән икән, – дип искә алды хезмәт юлларын Фирүзә әбекәй.
Гомер юлдашы, Таңатар егете – Миңнеәүһәт Габдрахман улы белән 1957 елны кавышып, гаилә корып, үз гомерләрендә ике йорт салып чыгалар, үз йорт хуҗалыкларын булдырып, тырышып яшиләр. Биш балага гомер бүләк итәләр, ләкин бер уллары мәрхүм була.
Таңатар авылында инде Фирүзә Хәмәтнурова урындагы мәктәптә 27 ел дәверендә төрле эшләр башкара. 1988 елны хаклы ялга чыккач та, ул тагы өч ел хезмәт сала. Намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеменә дә, төрле Мактау грамоталарына да ия була. Тормыш иптәше Миңнеәүһәт тә эшсөючән, тырыш кеше була. 64 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән, шулай ук “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә ирешкән парның канаты каерыла, гаилә башлыгы каты авырудан биш ел элек бакыйлыкка күчә.
Үзе бик күп югалтулар кичер-гәнлектән, Фирүзә Гатаулла кызы читләр кайгысына аңлау белән карый, җылы юату сүзләре белән яшәү көче бирергә тырыша. Әйтергә теләгәннәрен ул еш кына озын-озын шигырь юллары аша җиткерә. Аларны ничек шулай исендә калдыра торгандыр? Шулай да бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан солдатларга ярдәмнең мөһимлеген аңлап, Фирүзә әби дә үз өлешен кертә. Менә берничә мәртәбә үзе бәйләгән җылы йон оекбашлар, кием-салым, тастымаллар һәм башка әйберләтә кирәк-ярак җибәргән. Һәм арытаба да ул бу игелекле эшне дәвам итәчәген белдерде.
Бүгенге көндә дә яңалыклар белән кызыксына, газета-журналлар укырга ярата, ураза да тота, биш вакыт намазын да калдырмый әбекәй. Бәйрәмнәрдә, сорасалар, шигырьләр сөйли һәм хәтта, бәләкәйдән үк җырга-моңга гашыйк булганлыктан, җырлар да җырлый.
Авылда исә ул улы Альберт белән яши. Ике сыер асрыйлар, сарык та тоталар, бихисап кош-кортлары да бар, җәен бакча яшелчә, җиләк-җимеш белән гөрләп тора. Башка балалары да төп нигезне ташламый, һәрвакыт ярдәмләшеп, туганлык җепләрен саклап, кайталар. Төп нигезгә барысын да җыйнап, бергә туплап торучы кеше ул – Фирүзә Хәмәтнурова.
90 еллык гомере дәверендә нинди генә авырлыклар кичермәгән, әмма: “Дөньялык оҗмахында яшибез”, – ди ул елмаеп. Хәзерге рәхәт тормышына сөенә Фирүзә әби, изге догаларын кылып, ул ил-көннәрнең тынычлыгын, һәрбер балага әти-әни тигезлегендә, хәрби бурычын үтәгән якташларга исән-сау туган якларына, якыннары янына әйләнеп кайтуларын теләп кала.