Җәмгыять
8 апрель 2023, 03:28

Көчле армия хәрби комиссариаттан башлана

Апрель – хәрби комиссариат хезмәткәрләре өчен вакыйгаларга бай ай: язгы чакырылыш башлана һәм нәкъ менә шушы айда оешма хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Һөнәри бәйрәмнең башы 1918 елга барып тоташа һәм быел инде хәрби комиссариат оешуга 105 ел тулачак. Арытаба 1993 елдан алып хәрби комиссариат хезмәткәрләренең эшчәнлек даирәсе тагын да киңәйтелде. Хәзер хәрби комиссариатлар җирле үзидарә органнары белән бик тыгыз бәйләнештә эшли. Мишкә һәм Борай районнары буенча хәрби комиссариатының Борай хәрби-исәп өстәлендә бүгенге көндә дүрт кеше хезмәт куя: Светлана Нурисламова – мобилизация бүлеге начальнигы ярдәмчесе, Эльмира Габделхакова – чакырылыш буенча бүлекчә начальнигы ярдәмчесе, Зөлфирә Хәйретдинова һәм Илнар Гыйльфанов хәрби-исәп өстәленең белгечләре.

Көчле армия хәрби  комиссариаттан башланаКөчле армия хәрби  комиссариаттан башлана
Көчле армия хәрби комиссариаттан башлана

Коллектив алга куелган бурычларны үз вакытында һәм тиешле итеп башкарып, чакырылыш кампанияләрен оештыру, призывниклар, запастагы солдат, сержант составы һәм офицерларны исәпкә кую белән беррәттән, шулай ук хәрби хезмәтнең абруен арттыру буенча зур эшләр башкара һәм шактый гына социаль пландагы бурычларны уңышлы гына башкарып килә. Сүз уңаеннан, хәрби комиссариат хезмәткәрләренә һөнәри бурычлардан тыш әле зур социаль җаваплылык – Русиянең булачак сакчыларын патриотик тәрбияләү йөкләнә. Һәм хәрби комиссариат коллективындагы һәркем хезмәтенә карата тугрылык, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора, белем бирү оешмалары педагоглары белән берлектә куелган бурычларны яхшы итеп үти алар.

– Безнең хезмәт уңай үсештә, һәрдаим ниндидер яңалыклар барлыкка килә: Русиянең оборона министрлыгыннан боерыклар, директивалар, күрсәтмәләр, башкаруга кирәкле методик күрсәтмәләр килә, – дип билгеләп үтә комиссариат хезмәткәрләре. – Шулай ук райондагы предприятиеләр, оешмалар, авыл биләмәләре хакимиятләре белән даими элемтәдә торабыз. Хәрби хезмәттә булырга тиешле кешенең яшәү урынын алыштыру, эше, гаилә хәле белән бәйле теләсә нинди үзгәрешләрне вакытында теркәп барырга кирәк. Бу безнең эшчәнлекнең мөһим өлеше, планнан тыш чаралар үткәргәндә тиз эшләү мәгълүматларның дөреслегенә бәйле.

Белгечләр, кешеләр белән аралашуда, гражданнарга контракт буенча хезмәт итүнең нинди өстенлекләргә ия икәнлеген төшенерлек итеп аңлата, контракт буенча хезмәт итү шартларын да аңлата.

– Контракт буенча хезмәт итү ел саен популярлаша бара. Бу хезмәт яхшы түләнә, төрле ташламалар алу мөмкинлеге бирә. Контракт буенча хәрби хезмәткә рядовойдан прапорщикка кадәр 60 яшькә кадәрге ир-егетләр кабул ителә, контракт вакыты 6 айдан башлана һәм шулай ук офицерлар 60 яшькә кадәр кабул ителә, контракт төзү вакыты – 3 елдан 5 елга кадәр. Бу вакытта контракт белән хезмәт итүчеләр, яхшы хезмәт хакыннан тыш, дәүләттән тулы соцпакет алала. Хәрби хезмәткәрләрне торак, пенсия, отпуск, тормыш һәм сәламәтлекләрен иминиятләштерү белән тәэмин итәләр. Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм аңа тиешле ташламалар алырга мөмкинлек бирәчәк. Ни өчен контракт буенча хәрби хезмәткә зур игътибар бирелә? Хәрби хезмәт камилләшә бара, бер урында гына тормый. Яңа төр кораллар барлыкка килә. Алар белән эшләү өчен белгечләр, чын профессионаллар кирәк. Бер ел хезмәт итү вакытында гына барысына да өйрәтеп бетерү мөмкин эш түгел. Контракт буенча хезмәт иткәндә хәрбиләр профессиональ дәрәҗәдә үсә, тәҗрибәсен ныгыта. Борайлылар арасында да шулай ук контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр бар, шуңа күрә тулырак мәгълүмат алу өчен турыдан-туры безгә, хәрби комиссариатка, яки 8(34756) 2-15-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була, – дип ассызыклады Светлана Нурисламова контракт буенча хезмәт итү турында.

– Районыбызда ил чиген сакларга теләүчеләр саны аз түгел. Бүгенге көндә илебезнең төрле өлкәләрендә 47 егетебез хәрби хезмәт үтә. 1 апрельдә Русиядә традицион хәрби чакырылыш башланды һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Хәрби хезмәт үтү өчен 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге егетләрне чакырачаклар һәм яңа хәрбиләргә закон нигезендә билгеләнгән 12 ай хезмәт итәргә туры киләчәк. Бу елны комиссиягә 153 кеше чакырыла, язгы чакырылышта тагын 37 егетебез армия сафларына алыныр, дип көтәбез. Хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе чорында “кайнар линия” телефоннары эшли. Республика хәрби комиссариатының җәмәгать кабул итү бүлмәсе мәгълүмат-хокукый пунктына көн саен (9-19 сәгатьләрдә) – 8(347)228-02-92, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерлек һәм чакыру бүлегенә – 8(347) 253-13-48, 228-43-59 (9-18 сәгатьләрдә), Уфа гарнизонының хәрби прокуратурасына эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә – 8(347) 250-05-10, Уфа гарнизонының хәрби судына 8(347) 259-14-83 эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә, психологик ярдәм (тәүлек әйләнәсенә) – 8(800) 700-00-183, Борай һәм Мишкә районнары хәрби комиссариатына 8(34749) 2-40-46, Борай авылы хәрби-исәп өстәленә 8(34756) 2-15-01 номерларына шалтыратырга була, – диде Эльмира Габделхакова.

Читтән аларның эше бик җайлы кебек тоелса да, һәр эштәгечә үз авырлыгы бар. Ләкин алар үзләренең хезмәт вазыйфаларын яхшы башкаралар, эшләренә җаваплы карап, үзләрен тәҗрибәле хезмәткәр итеп күрсәтәләр.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас