Җәмгыять
6 апрель 2023, 04:20

«БСТ» телеканалына биргән интервьюсында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич

1 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча башланган язгы чакырылыш кампаниясенең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән уртаклашты. Башкортстаннан армиягә вакытлы хезмәткә 5 мең ярым яңа хәрби җибәреләчәк.

«БСТ» телеканалына биргән интервьюсында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич«БСТ» телеканалына биргән интервьюсында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич
«БСТ» телеканалына биргән интервьюсында республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич

Шулай ук контракт буенча РФ Кораллы Көчләренә махсус хәрби операциядә катнашу өчен яңа батальоннарга җыю турында билгеләп үтте хәрби комиссар. – Язгы чакырылышның үзенчәлекләре юк. Ул план буенча башланды һәм узачак. Яшь чикләре элеккечә кала: 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге егетләр чакырыла. Хәрби хезмәткә чакыру вакыты элеккечә – бер ел. Әлегә бу хезмәтнең дәвамлылыгын үзгәртү мәсьәләсе каралмый, – дип билгеләп үтте Михаил Блажевич.
Указ нигезендә, запаста булмаган 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 147 мең Русия гражданы чакырылачак. Хәрби частьләргә беренче җибәрүләр апрель азагында башланачак. Билгеле булганча, язгы чакырылыш 15 июльдә тәмамланачак.
– Срочниклар махсус хәрби операциясе зонасына җибәрелә аламы дигән сорауны миңа еш бирәләр. Әлбәттә, юк. Һәм Русия Президенты Указы бу фаразларга ачыктан-ачык җавап бирә. Сүз уңаеннан, быелгы язгы чакырылыш инде ил армиясенең махсус хәрби операциясе фонында уздырыла торган өченчесе. Һәм язгы чакырылышта армиягә чакырылучылар аны Русия Федерациясе территориясендәге хәрби частьләрдә, махсус хәрби операцияләр уздыру зонасыннан читтә узачак дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз, - дип катгый рәвештә белдерде хәрби комиссар.
Традиция буенча, Башкортстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар Калининградтан алып Ерак Көнчыгышка кадәр күпмилләтле бөек ил географиясе буенча бер еллык хәрби частьләрдә хезмәт итәчәкләр. Хәрби көчләрнең теләсә кайсы төренә эләгү мөмкинлеге бар: хәрби-диңгез флотыннан алып мотоукчы, танк, артиллерия бүлекчәләренә кадәр.Хәрби хезмәткә чакырылучыларның өчтән бер өлеше укыту хәрби частьләргә җибәреләчәк, анда алар заманча хәрби һөнәрләргә өйрәтеләчәк.
– Контракт буенча армиягә барырга теләүчеләргә килгәндә, хәзер андыйлар шактый күп. Без моны инде шактый озак вакыт махсус хәрби операцияләрдә катнашып, ялда булып, республика халкын рухландыра торган, тәэсирләре, тәҗрибәсе белән уртаклашкан мобилизацияләнгән, Шәйморатов, Доставалов, Салават Юлаев исемен йөрткән башкорт батальоннары сугышчылары үрнәге белән бәйлибез. Потенциаль контрактчылар күбрәк булды, бу чыннан да шулай. Тик контрактлы хезмәткә кабул итү шартлары катгый: бу 60 яшькә кадәрге яшь, сәламәтлек һәм физик әзерлек торышы. Ә иң мөһиме – аңлы үз теләге, – дип аңлатты республиканың хәрби комиссары.
Сүз уңаеннан, башкорт батальоннары һәм даими хәрби частьләр контрактчысы хәрби комиссариатка биргән документлар исемлеге элеккечә кала. Гаризадан тыш, булачак сугышчы медицина белешмәсен, хөкем ителмәвен раслаучы документлар тапшыра. Уфа шәһәрендә Революцион урамы, 156 йортында контракт буенча хәрбиләрне сайлап алу пунктына яки башкаланың барлык районнарындагы мобиль пунктларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яки контракт төзергә кандидатлар үз районнарының хәрби комиссариатларына килә ала.
– Махсус билгеләп үтәм, контракт буенча хезмәт итү – ул махсус хәрби операцияләрдә катнашу дигән сүз түгел, шуңа күрә һәр аерым очракта үз ташламалары һәм үз акчалата күрсәткечләре гамәлдә булачак, – дип билгеләп үтте Михаил Блажевич.


Лира Юрасова әзерләде.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас