

Бу эшне алар Борай – Иске Балтач – Куеда трассасыннан башлады. Аннары Уфа – Бөре – Яңавыл һәм Дүртөйле – Борай трассаларында эшләр башкарылды. Салкын кыштан соң чокыр ямау юл һәлакәтләрен булдырмас өчен эшләнә. Юллар төзеклегенең хәрәкәт хәвефсезлеген тәэмин итүен яхшы аңлый юлчылар. Чокыр ямау ике атналап салкын ысул белән башкарылды. Асфальт заводы эшкә җигелгәч, чокырлар кайнар асфальт белән ямала. Асфальт заводы да бүгеннән эшкә тотына. Бүгенге көндә юлчылар Борай – Тепляк юнәлешендәге юлларны төзекләндерү белән мәшгуль.