Җәмгыять
29 Марта 2023, 06:17

Башкортстан Башлыгы төбәк Хөкүмәте эшендәге төп бурычны атады

«2022 ел башында безнең тарихта аналоглары булмаган яңа хәл барлыкка килде. Безгә моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымы ясалды. Без сезнең белән нык тордык, яңа элемтәләр һәм логистика булдырдык. Махсус хәрби операция, өлешчә мобилизация, Русиянең яңа төбәкләренә ярдәм итү кебек безгә йөкләнгән бурычларны бергәләп чиштек. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәттек», – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы төбәк Хөкүмәте эшендәге төп бурычны атадыБашкортстан Башлыгы төбәк Хөкүмәте эшендәге төп бурычны атады
Башкортстан Башлыгы төбәк Хөкүмәте эшендәге төп бурычны атады

Бу хакта вакыйга урыныннан «Башинформ» хәбәрчесе хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, бүген депутатлар республика Хөкүмәтенең отчетын тыңлыйлар.
“Безнең беренче бурычыбыз – икътисадны саклап калу иде. Бу республика үсешенең, социаль йөкләмәләрне үтәүнең нигезе.
Сәнәгать җитештерүе индексы ел йомгаклары буенча 102,7 процент тәшкил итә, бу ил буенча уртачадан югарырак. Ике ел рәттән республика сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында төбәкләр арасында иң яхшысы дип таныла. Без кластер моделен Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының пилот төбәге буларак уңышлы гамәлгә ашырабыз, кластерлар саны буенча лидерлыкка чыктык. “Алга” махсус икътисади зонасы икенче тапкыр рәттән илдә иң динамик үсеш алучы дип танылды.
Безнең аграрийлар рекордлы 5 млн тонна ашлык уңышы җыйдылар. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 28,1 процентка арткан.
Республика торак тапшыру буенча тарихи максимумга иреште – 3 млн квадрат метр һәм төбәкләрнең беренче унлыгына керде (РФда 7 нче урын)”, –диде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы республиканың тышкы икътисади секторны үстерү белән җитди шөгыльләнүен билгеләп үтте. Безнең өчен традицион һәм яңа партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгыту мөһим. Бигрәк тә Белоруссия, Төркия, Казахстан, Иран, Үзбәкстан белән. Мондый визитлар, актив эш ярдәмендә безнең бу илләр белән тышкы сәүдә әйләнеше арта. Төркия белән 37,6 процент, Казахстан белән 10,1 процент, Белоруссия белән 12,3 процент, Үзбәкстан белән 32,6 процент.

Автор:
Читайте нас