Җәмгыять
22 март 2023, 04:55

Бар гомерен белем бирүгә багышлаган ул

Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.

Бар гомерен белем бирүгә багышлаган улБар гомерен белем бирүгә багышлаган ул
Бар гомерен белем бирүгә багышлаган ул

1963 елда Түгәрәк авылыннан Даутларга килен булып төшкән Фируза Тәхәви кызы. Әтисе сугышка киткәндә әнисенең карынында калган сабый дөньяга аваз салып, чырыс һәм чыдам булып буй җиткерә. Әнисе белән генә үскәнгәме, ул тормышның бөтен эшендә чыныгып үсә. Туган авылында – башлангыч, Таңатар җидееллык мәктәбендә укый. Әнисенә ярдәм итү өчен бер ел фермада эшли. Яшь булуына карамастан, хезмәтен намус белән башкара. Шулай булса да, әнисе аның укуын дәвам итүен теләп, Чалкак урта мәктәбенә илтеп урнаштыра. Комсомолга да керә, гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы кызны башлангыч сыйныф укучыларына пионервожатый итеп тәгаенлиләр. Кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, мәктәп директоры биш укучысын юллама буенча тирә-як авылларга эшкә җибәрә. Өлешеңә төшкән көмешең дигәндәй, Фируза апага Даутлар авылына юл тотарга туры килә. Элек-электән авылга килгән яшь укытучыны авыл егетләре беркайчан да кире җибәрмәгән. Фируза белән дә бу хәл кабатлана. Ул шушы авылның алдынгы механизаторы һәм комбайнеры Кәрим Даутов белән чәчләрен-чәчкә бәйли. Менә шулай матур һәм тагын бер тату гаилә барлыкка килә Даутлар авылында. Гаилә башлыгы “Мир” колхозы алдынгысы булса, Фируза Тәхәви кызы мәктәптә балаларга биология һәм химия фәннәре серләрен ачуда тырышып хезмәтен сала.
Укытучыга бәя биргәндә, гадәттә, аның сайлаган һөнәренә мөнәсәбәтенә игътибар итәсең, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә керткән өлешен, ирешкән уңышларын барлыйсың. Әйе, ул һөнәрен бик ярата. Беренче карашка авыр тоелган химия фәненә карата бик күп балаларда мәхәббәт уята. Ә ирешкән уңышларын барлый башласаң, санап бетерерлек түгел.
– Химия – тылсымлы фән. Ләкин тылсым белән генә укучыларны фәнгә тартып булмый. Иң элек балаларны яратырга, аларда укыткан фәнеңә кызыксыну уятырга кирәк. Химия ул математика, физика, биология фәннәре белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге фәннәрне яхшы үзләштергән укучыларга химиягә кереп китү, фәннең нигезенә төшенү җиңелрәк, – дип сөйли хезмәт ветераны эш дәверен исенә алып. Утыз елдан артык химия фәнен укыту дәвамында һөнәренең чын остасына әйләнгән мөгаллимәгә ата-аналар һәм җитәкчеләр тарафыннан иксез-чиксез күләмдә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылган. Бүгенге көндә дә хаклы ялда булуына карамастан, Фируза Даутова авылның җәмәгать эшләренең эчендә йөзә, авылның хатын-кызлар һәм ветераннар советлары рәисләре булып тора. Дөньяның матурлыгына, сәламәт булуына шатланып гомер кичерә ветеран. Тормыш иптәше белән биш балага гомер бүләк итәләр. Балалары да үзләре сыман тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып яшиләр. Өченче балалары Илшат – әтисе сыман районның алдынгы комбайнеры. Даутовлар гаиләсе җырдагыча “Без биш бала үстек, әнкәй белән” дигәндәй гомер кичерә, чөнки Кәрим ага яшьли гүр иясе була. Шундый авыр кайгыны да Фируза апа сабырлык белән кичереп, балалары хакына алга карап гомер итә. Җәйләрен исә Даутовлар йорты балалар авазыннан шау-гөр килеп тора, чөнки Фируза апаның оныклары җәйге каникулга кайта.
– Мин бәхетле, Аллаһка шөкер. Балаларым, оныкларым мине беркайчан да ташламый, мин алар белән яшим, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас