

Григорий абый да, Лена апа да икесе дә Олы Шөкшән авылыннан. Яшьлек тормышы да үзләренең гүзәл туган яклары – тырыш халкы белән Олы Шөкшән ягында уза. Григорий Сәйфиул улы 1946 елгы, Лена апа өч яшькә кечерәк. Григорий абый ишле, алты балалы гаиләдә туа, ә Лена апа әнисенең бердән-бер кызы була. Һәм шулай итеп 50 ел элек күрше йортларда торган яшьләр гомергә бергә булырга дип гаилә кора һәм бүгенге көндә дә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерәләр. Бала чакларында, сугыштан соңгы илне торгызу елларында аларга төрлесен күрергә туры килә, шуңа күрә икесе дә яшьтән үк хезмәтне үз итәләр.
– Тормыш булгач, яхшысы-яманы да, шатлык-куанычы, борчу-хәсрәте дә булмый калмагандыр. Әмма, безнең ачуланышып, үпкәләшеп йөрергә вакыт та булмады. Без бит сугыштан соңгы илне торгызу чоры балалары. Яшь вакытларда төрлесен эшләргә туры килде. Бар гомеребез хезмәттә үтте инде. Көне буе эштә, төнлә хуҗалыкта дигәндәй, дөнья кудык. Бер-беребездән кер эзләмәдек, характерларыбыз туры килмәгән, дип елап утырмадык. Ярдәм дә берсеннән дә көтмәдек, бер-беребезгә таянып, бүрәнәнең ике башын икәү күтәреп бардык инде, – дип сөйли Лена апа.
Чыннан да шулай бит. Хезмәт елларына килгәндә, Григорий абый 32 ел шофер булып эшли, шулай да колхозда эш бетми бит, шулай итеп 40 елдан артык хезмәт стажы туплый Григорий Сәйфиул улы.
Лена Имай кызы урындагы мәктәптә сигез сыйныф белем ала, ләкин башка уку мөмкинлеге булмый, мәктәптән соң ул колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Туган авылында бер эштән дә курыкмыйча, җиң сызганып эшләп, барлыгы 35 ел хезмәт стажы туплый.
Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшли. Яз җитүгә, бакча эшләренә тотына. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән гөрләп тора. Аның янында сарай тулы мал-туар. Балаларының кечкенә чагы. Шул вак балаларны ияртеп, урманга-басуга җиләк-җимеш җыярга да чыгып китәләр. Шулай итеп балалар да әти-әни үрнәгендә яшь чактан ук аларга ярдәмләшеп, тырыш, акыллы, төпле, эшчән булып үсәләр.
Ярты гасыр бергә алар бер-берсенә терәк булып, тормыш авырлыкларына бирешмичә биш бала: өч малай һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсына белем биреп, балалары да тормышта үз ярларын табып, малайлар, кызлар үстерә.
Бүген алар шул балаларының уңышларына шатланып, оныклар сөеп яшиләр. Җәй аенда оныклары дәү әни-дәү әтиләренә ярдәм итәргә, ял итәргә кунакка кайталар.
– Аллаһка шөкер, бүген тугыз оныгыбыз, бер туруныбыз бар. Аларның уңышларына да сөенеп яшәргә насыйп булды. Иң мөһиме, дөньялар тыныч, имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын иде, – дип тели гаилә юбилярлары.
Бүгенге көндә дә әле өлкән Сәйфуллинар көчләреннән килгәнчә мал асрыйлар, сарыгын та, кош-кортын да тоталар. Бакча мәшәкатьләренә дә битараф түгел алар, һаман әле бакча тулы яшелчә үстерәләр.
Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар, әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була.