

Пары чыгып торган кайнар икмәкне уратып кисеп бирәләр һәм аны салкын сөт белән, өстенә май йә бал сөртеп, тәмләп ашыйсың – дөньяда шуннан да тәмлерәк бернәрсә дә булуы мөмкин түгел кебек тоела. Хәзер кибет саен тәмле, хуш исле икмәкләр сатыла. Тик райондашларыбыз арасында “райпо икмәге” дип даны таралган икмәкне кем пешерә соң дигән уй мине күптәннән борчый иде. Шуңа күрә “Смак” кулланучылар җәмгыятенең кулинарлары белән якыннанрак танышырга булдым. Икмәк пешерү һәрвакыт җаваплы һәм мактаулы эш булды. Икмәк хәстәрлек ярата һәм кешене нечкә тоя, бу һөнәрдә очраклы кешеләр булмый. Татьяна Жирякова да бу эштә очраклы кеше түгел. Ул чын-чынлап үз хезмәтенә гашыйк, икмәк пешерүченең игелеклелек, түземлелек һәм икмәкне ярату кебек төп сыйфатларына ия. Аңа төрле шартларда, озак сәгатьләр буена аяк өсте торып, төрле җиһазларда эшләргә туры килә, әмма ул үз һөнәрен сайлавына бер генә дә икеләнмәде. Авыр физик хезмәт, төнге сменада эшләү аны куркытмый, киресенчә, еллар үтү белән эшкә, коллективка күңелен ныграк бирә, рецептураны, температура режимыннан алып технологик процесска кадәр ипи пешерү эшенең нечкәлекләрен үзләштерә. Бер сменада аның куллары аша 480гә якын ак ипи үтә. Болар борайлылар яраткан һәм зур ихтыяҗга ия “райпо”ның ак һәм арыш сортлары.
– Әнием һәм дәү әнием һәрчак икмәкне авыл мичендә пешерәләр, моның өчен он, су һәм колмактан ачыткы әзерлиләр иде. Менә шушы авыл икмәгенең тәме шулкадәр хәтеремә сеңеп калган, әле дә тел очымда торган кебек тоела, – дип сөйли икмәк пешерү остасы.
Алты ел элек Ваныш авылына Казахстаннан күчеп кайткан ханым биредә урындагы эшкуарлар җитештергән икмәкне сатып алып ашап карый. Һәр җитештерүченең икмәге үзенә башка тәмле, әмма балачактан таныш тәмен тапмый ул. Таба алмагач, үзе пешекче буларак “Смак” кулланучылар җәмгыятенә эшкә урнашу нияте белән бара. Бәхетенә каршы икмәк пешерү цехында бер эш урыны барлыгын белгән Татьяна бик нык куана һәм икенче көнне үк икмәк пешерү эшенә тотына. Ачыткылы икмәкне әзерләү тәүлеккә якын вакытны ала, шул ук вакытта никадәр озаграк, шулкадәр яхшырак. Татьяна иртән киләсе көн пешереләчәк икмәккә ачыткы ясап куя. Икенче көн иртәнге өчтә камырбутагычта камыр изә. Төннәр буена эшли ул. Һәм, ниһаять, балачак теләген тормышка ашыра. Район халкы ул пешергән хуш исле икмәк белән туклана.
– Күп кенә сынаулар үткәрергә, камыр ашлары теләгәнчә килеп чыксын өчен мич программасын дөрес куярга өйрәнергә туры килде. Бездә икмәк-булка эшләнмәләренең, татлы һәм татлы булмаган эчлекле пирогларның ассортименты киң. Дөрес, аларга чүпрә белән куелган камыр кулланабыз, – дип сөйли булдыклы ханым.