

Гомумән, язны һәм, әлбәттә, чәчәкләрне яратмаган кеше юктыр. Ә аеруча аны гүзәл затлар ярата, чөнки яз безгә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсен - Халыкара хатын-кызлар көнен бүләк итә. Ни әйтсәң дә, 8 Март көнен хуш исле чәчәкләрсез күз алдына китереп булмый. Шул сәбәпле, ирләр кулларына күз явын алырлык чәчәк бәйләме тотып әниләрен, сөйгән ярларын, сеңелләрен, коллегаларын котларга ашыгачак. Бәйрәм бүләге эзләгәндә сораулар күп туа. Кемнәрдер тере чәчәкләр бүләк итсә, икенчеләре заман белән бергә атлап, хәтта сабыннардан да, хуш исле, төрле чәчәкләр бәйләме бүләк итү популярлашып китте. Борай авылында яшәүче Гүзәл Гыйбадуллина да сабыннан чәчәк композицияләре ясый. Бу эш белән ул ярты елга якын гына шөгыльләнә, шулай да ясаган букетлары йөздән арткан инде. Моңа кадәр ул физкультура-сәламәтләндерү комплексында эшләп, декрет ялына киткән.
Башта берни дә килеп чыкмый. Ташлап куясы килгән чаклары да күп була. Ул вакытларда әнисе яхшы киңәшләрен бирә: “Килер бер көн, өйрәнерсең, синең композицияләреңне чират торып алырлар”. Дөрестән дә, бүген Гүзәл Гыйбадуллинаның эшләренә сорау зур.
“Сабыннан ясалган букетларны интернеттан күрдем, кызыксындым, бик ошады. Композицияләр ничектер үзеннән-үзе барлыкка килә”, – ди ул.
Сабын чәчәкләрен Гүзәл заказ буенча кайтарта. Тартмада чәчәкләрнең ябык башлылары гына килә. Гүзәл аларны оста итеп кирәкле формага китерә, тулысынча яисә яртылаш ача. Моны ул төрле ысуллар белән эшли: пар белән дә, башкача да. “Букетлар ясаганда өйгә шундый хуш ис тарала. Алар һәрберсе үзенә генә хас булган аромат белән кайта”, – ди ул.
Бер букетны ясау өчен Гүзәлгә ике сәгать вакыт кирәк. Сабын чәчәкләреннән ясалган букет өйдә өч елга кадәр тора. Аннан соң аларны сабын итеп кулланырга, таҗларын ваннага салып юынырга була, – ди оста киңәшләре белән уртаклашып. Сабыннан күз явын алырлык букетлар Гүзәлнең өй эчендә бөтен бүлмәсендә урын алган. Бирегә килеп кергәч, үземне чәчәк кибетендә сыман хис иттем. Берсеннән-берсе матур, чагу гөлләмәләр күзләрне камаштырып, хуш исләр бөркеп утыра.