Җәмгыять
9 март 2023, 06:45

Дүрт кызы, дүрт йолдызы

Дөньяда ана мәхәббәте дип аталган зур хис бар. Ул башкаларга охшамаган үзенә башка төрле хис. Ана булу, билгеле булганча, бу мәхәббәткә һәм шатлыкка коену гына түгел, ә җиңел булмаган көндәлек хезмәт тә. Дүрт кызым – дүрт йолдызым минем, ди Борай авылында яшәүче күпбалалы ана Эльмира Галләмова.

Дүрт кызы, дүрт йолдызыДүрт кызы, дүрт йолдызы
Дүрт кызы, дүрт йолдызы

Яңавыл районы Уракай авылында туып-үскән яшь кыз бәләкәйдән үк эшсөяр, уңган, кешелекле булып үсә. 2000 елда Колай авылы егете Фәнзил белән чәчләрен чәчкә бәйләп, матур итеп гаилә коралар. Борайга килеп, матур йорт төзеп, бер-бер артлы дүрт кызга гомер бүләк итәләр. Эльмирада ана буларак аерым сыйфатлары мине таң калдырды – күңел җылылыгы, балаларына чиксез мәхәббәте, якыннары турында кайгыртуы, ярдәмчеллеге. Балалары – аның бәхете. Дистә елга якын Борай почтамтында оператор вазыйфасында эшли ул. Аннары инде балаларын төрле түгәрәкләргә йөртергә, аларны төрле яклап үстерү өчен ана кеше гаилә башлыгы белән бергә үз эшен ача. 2012 елдан башлап үз бизнесларын булдырып, Борайның, халык теле белән әйтсәк, тау башындагы яшәүче халыкны азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак продуктлар белән тәэмин итәләр. Алай гына да түгел, үзләре икмәк һәм камыр ризыклары да пешерәләр.
– Үз эшебезне ачу да балалар белән булу өчен булдырылды. Чөнки хәзерге заманда балаларга күп мәгълүмат керә, аларны төрле яклап үстерү өчен төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөртергә кирәк. Ә моның өчен, әлбәттә, әни кешенең буш вакыты булуы да мотлак. Шуңа күрә ике дә уйлап тормадык, тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә үз эшебезне ачтык. Мин балаларны спортта чыныктырып үстерүгә өстенлек бирәм. Олы кызларым Эльвина белән Ләйсән баскетбол белән шөгыльләнделәр, сәнгать мәктәбендә сурәт төшерү һәм скрипка дәресләренә йөрделәр. Алина исә биюгә өстенлек бирде. Бүгенге көндә “Дуслык” ансабленә йөри. Биш яшьлек Самира гимнастика белән шөгыльләнә, – дип балалары белән таныштырып чыкты ана кеше.
Эльмираның көне руль артында уза дисәк тә була. Бер кызын мәктәпкә итә, икенчесен балалар бакчасына, аннары кайтып кибеттәге эшләре белән мәш килә, аннары Алинаны биюгә төшерергә кирәк дип тагын чыгып чаба. Берсен итә, икенчесен алып кайта, чараларда катнашканда ансамбль балаларын сәхнә артында әзерләү дә ансыз калмый. Аннары Самираны балалар бакчасыннан алып гимнастикага итә. Менә шулай көнозыны ул хәрәкәттә, бер минут та тик тормый. Ә бит әле өйдә гаилә әгъзалары кайтуга ашарга әзерләү дә, өй җыештыру да аның иңендә. Эльмираны мин үзем гел очрагач, мин аны боҗра эчендәге тиен сыман кабул итәм. Беркайчан да тормышына зарланмый, һәрвакыт ачык йөз белән сөйләшеп, хәл-әхвәл сорашырга да җитешә ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас