

Ул 1973 елның кыш аенда Яңа Бикмәт авылында Фидәлия һәм Фердинанд Минәҗевларның гаиләсендә дөньяга килә. 1978 елда партия кушуы буенча әтисен «Заря» колхозына партия оешмасы секретаре итеп эшкә юллыйлар. Шуңа күрә Минәҗәвлар гаиләсенә Тепляк авылына күченергә туры килә. 1979 елда инде саный да, укый да белгән алты яшьлек Азаматны укытучысы мәктәпкә барырга өнди. Шулай итеп, яше җитмәсә дә, малай беренче сыйныфка укырга керә. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, егет озак уйлап тормый, гомерен урман эшенә багышлау нияте белән Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына юл алып, урманчылар факультетына укырга керә. Урманчыдан башка һөнәр сайлау уена да кереп чыкмый Азамат Фердинанд улының. Моның үз тарихы бар. Дәү әнисе кечкенә Азаматка урманчы булырсың дигән. Шулай итеп Азамат Минәҗевның исә яшь егет булып җитлеккән чорына ныклы карары өлгерә – ул бары тик урманчы булачак! Институттан соң юллар аны Борай урман хуҗалыгына алып кайта. 20 яшьлек егетнең хезмәт юлы урманчы ярдәмчесе булып башлана. Бөтен барлыгы белән урманнарга гашыйк егет баштан аяк эшкә чума. Уңган, тырыш һәм һәр хезмәтне җиренә җиткереп башкаручы, инициативалы, максатчан белгечне җитәкчелек бик тиз күреп ала һәм Азамат Фердинанд улына «Борай урманы» учреждениесең директор урынбасары вазыйфасын ышанып тапшыралар һәм ул бу ышанычны бүгенге көнгә тиклем аклап яши, урманнарга, халыкка тугры хезмәт итә. Беренче карашка урманчылык эше җиңел сыман, ә чынлыкта исә, күп сабырлык һәм тырышлык сорый торган хезмәт. Аның 29 еллык хезмәт вакыты эчендә күпме урман үсентеләре утыртылганын санап кына бетерерлек түгел.
Сабыр, әдәпле, җаваплы хезмәткәрне коллективта да хөрмәт итәләр. Урман хуҗалыгында озак еллар эшләү дәверендә Азамат абый бик күп мактаулы исемнәргә лаек була, шул хакта Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының күпсанлы Мактау кәгазьләре дәлилләп тора.
Гомерен урманнар үстерүгә, табигатьне саклауга багышлаган, эшендә дә, гаиләсендә дә искиткеч шәхес ул. 28 ел кулга-кул тотынып яшәгән тормыш иптәше Гөлназ белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше дә хөрмәткә лаек хезмәткәр, Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамалап, район үзәк дәваханәсендә провизор булып хезмәт куя. Олы кызлары Айназ Уфада табиб-онколог булып эшли, кечеләре Айсылу – нефть-техник университетының дүртенче курс талибәсе. Уңган, хезмәт сөючән, тырыш гаилә үз хуҗалыкларын булдырып, күп итеп терлек асрыйлар (100 баштан артык үрдәк үстергәннәр, эре мөгезле маллар, кәҗәләр, куяннар асрыйлар). Мал асрауның бик күп хезмәт һәм көч таләп иткәнлеген барыбыз да беләбез, шуңа карамастан, Минәҗевларның йорт-җирендә, каралты-курасында бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, тәртип. Шунысын да әйтергә кирәк, Гөлназ – кул эше остасы да. Тегү, чигү, бәйләү, ул барысын да бик оста башкара.
Үзенең төп бурычы – яшел байлыкны саклау һәм арттыру буенча зур эшләр башкарган, кешеләрне тыңлый һәм аңлый белгән, сынау-сыналу чорында югалып калмыйча тәҗрибә туплаган, туган җиренә, иленә хезмәт иткән Азамат Минәҗев хөрмәткә һәм мактауга гына лаек.
Чулпан ГОБӘЕВА.
Фотосурәт гаилә
архивыннан.