

1957 елда дүрт балалы гади гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз салган Илшатка бәләкәйдән тормыш йөген үз иңендә тартырга туры килә. Әнисе Хөннә апа берничә авыл балаларын берләштергән мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли, ә Зыя абый Кәшкәләү авыл советының ветеринария участогы мөдире булып хезмәтен сала. Әтисе турында әңгәмәдәшем бик аз гына хәтерли, чөнки әтисе эштән кайтканда, юлда фаҗигале мәрхүм була.
– Әтиегез Зыя үз эшенең остасы иде. Ул һәрвакыт ярдәмчел булды. Көн-төн белән исәпләшмичә, тәүлекнең нинди вакытында, ярдәм сорап килеп ишек-капкасын ачкан кешене беркайчан да кире борып чыгармады. Кем генә, нинди генә гозер белән килмәсен, сумкасын асып, атына атланып, шул кешегә ашыга иде, – дип сөйләп үстергән Хөннә апа әтиләре турында балаларына. Чөнки әтисе мәрхүм булганда Илшат абыйга нибары җиде, ә сеңлесенә өч кенә яшь була. Менә шул вакытта кая барырга, әтисез ничек яшәргә дигән сораулар әле беренче сыйныфка гына барган малайны еш борчый. Илшат әнисенә ярдәм итү йөзеннән йорттагы ир-ат эшләрен көченнән килсә дә килмәсә дә башкарырга тырыша. Менә шулай ул акрынлап хезмәт тәрбиясендә чыныгып, һәр эшнең асылына төшенеп, олыларның киңәшләренә колак салып үсә. Бераз үсә төшеп, беләге ныгыгач, унбер-унике яшьләрендә колхоз эшләрендә катнашу өчен ат тапшыралар аңа. Иксез-чиксез колхоз басуларында печән чабуларын, куе урман янында эре кигәвеннәрне куа-куа юкә миллекләр әзерләвен, колхозның карбазыннан черек бәрәңге чыгаруларын, тирес түгүләрен бүгенгедәй хәтерли ул. Алай гына да түгел, Илшатның әтисенең абыйсы колхозның тәҗрибәле, алдынгы тракторчысы Вахит абый янында плугар булып эшләве яшүсмер күңелендә якты бер матур хатирә булып уелып калган.
– Бу авыр һәм шул ук вакытта җаваплы эшкә чакыруларына ничек шатланып, йөгереп баруымны үзем генә беләм. Ул вакытта механизаторлар таң атканчы җир эшкәртә иделәр. Бу эшнең сыйфатына тракторчы гына түгел, ә иң беренче чиратта плугар җаваплы. Йоклап китәргә дә ярамый, җирнең тирәнлегенә карап сабанны да көйләп барырга кирәк. Тракторчы белән элемтә бик гади. Минем билгә бәйләнгән сүс җеп кабинага тоташкан, Вахит абый белән элемтә кирәк булса, җепне тарткалыйм. Мин йокымсырап китә башласам, ул минем билгә бәйләнгән җепне тартып җибәрә. Менә шулай таркалашып, җир сөрәбез. Сызылып акрын гына таң ата башлый, ә безнең артта иксез-чиксез гектар мәйданда сөрелгән кап-кара буразналар ята. Ял иткән арада мин дә сабаннан төшеп, үземнең эш нәтиҗәмә сокланып, яңа сөрелгән җирнең исләре, чырык-чырык килеп очкан тургайларның җим чүпләүләрен күреп хәйран калып карап кала идем. Ә Вахит абыйның тормыш иптәше Рәвия апаның “уфалла” арбасына ашарга салып безнең янга килүләрен биш күзләп көтә идем. Аннары инде Вахит абыйның эшчән, көрәк сыман, трактор маена буялган, сәләр исе аңкып торган куллары белән ак икмәкне сындырып, “мә, улым, эшләгәндәге сыман аша” диюләре әлегәчә колагымда яңгырап тора – дип сөйләде балачагы турында әңгәмәдәшем.
Соңрак инде Илшат абый үзаллы бозаулар көтәргә эшкә урнаша. Бу эшен дә намус белән башкара, бозауларны вакытында ашатып, эчертеп, көндәлек артым алырга тырыша. Артым булса, эш хакы да югары була шул. Менә шулай велосипед сатып алу өчен җәй буена зур тырышлык сала. Көндезен колхоз эшендә көч салса да, кичләрен китап укырга ярата Илшат. Авыл китапханәсенә барып, алтышар-җидешәр китапны җеп белән бәйләп алып кайтып, ике көндә укып бетерә. Авыл китапханәчесе Каниф Садертдинов Илшат барып керүгә, “Мәхмүтов, синең монда укымаган китабың калмады инде,” – дип елмаюларын да ачык итеп хәтерли.
1975 елда Яңа Кизгән мәктәбен тәмамлагач та, солдат шинелен кия егет. Украинада ракета гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп кайта. Спортны үз иткән егеткә хәрби бурычын үтәү дә бик җиңел була. Сержант дәрәҗәсенә ия булып туган авылына, газиз әнисе янына кайтып төшә. Дөресен генә әйткәндә, Илшат абыйның әнисе Хөннә апа авыр сугыш елларында суд сәркатибе булып эшли. Ул вакыттагы ачлык, ялангачлык турында, бер уч он өчен кешеләрне сөргенгә җибәрүләре турында еш ишетеп үсә. Авыр тормышта яшәгәнгә ана кеше улын да ул һәрвакыт кешеләргә карата ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтеп үстерә. Шуңа күрә Борай эчке эшләр бүлегенә милиционер булып эшкә башлавы да очраклы булмый Илшатның. Аннары ул Алабуга махсус милиция мәктәбенә укырга җибәрелә. Ике ел биредә һөнәри белем ала, монда да укуы аңа бик җиңел бирелә, шушы елларда Мәскәүгә Олимпиадага командировкага да җибәрелә. Биредәге тәртипне саклауда намус белән хезмәт иткәне өчен СССРның Эчке эшләр министры Щелоковның Мактау грамотасына да лаек булып, Борайга эш урынына кайтып төшә. Райпо системасында бухгалтер булып эшләүче Борай кызы Миләүшә белән танышып, озакламый гаилә корып җибәрәләр. Быел бергә яшәүләренә 40 ел тулган. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларын да үзләре сыман кешелекле, ярдәмчел булырга өндәп үстергәннәр Мәхмүтовлар. Алар да әтиләре сукмагыннан атлаганнар. Олы уллары Эмиль бүгенге көндә полиция полковнигы, Уфада юридик һөнәри әзерлек факультеты начальнигы, Эльмира Тәтешледә эчке эшләр бүлегендә канцелярия начальнигы булып хезмәт итәләр. Өченче балалары Җәмил Уфада инженер айтишник булып эшли, ә төпчекләре Энҗе Мәскәү юридик академиясенең беренче курс талибәсе.
1984 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына читтән торып укырга керә Илшат Зыя улы. 1989 елга кадәр Борай эчке эшләр бүлегендә төрле дәрәҗәле вазыйфаларда эшли ул. Күпчелек хезмәт юлы җинаятьләр эзләү бүлегендә уза. Бу чорда булган берничә очракны да ул бүгенгедәй хәтерли. 1989 елда Әзербайҗанның Генджя шәһәрендә авыр җинаятьләрне ачуда катнаша.
– Бу ел минем өчен аеруча бик күп вакыйгаларга бай булды. Бердән капитан дәрәҗәсенә ия булдым, коммунистлар партиясенә кердем, югары белем дипломы алдым һәм Балтач районының эчке эшләр бүлегенә начальник урынбасары булып эшкә урнаштым. Эшкә баруын бардым, чит район халкы, коллектив мине үз итәр микән дигән борчуларга чолганып, эш урыныма барып кердем. Әлбәттә, ул вакыттагы бүлек начальнигы Гали Мөхәмәтҗанов мине ачык йөз белән каршы алды. Минем бераз борчылуымны күргән җитәкче яхшы киңәшләрен һәм эшкә дөрес юнәлеш биреп, кабинетыма кертеп урнаштырды. Менә шунда инде мин үземдә эшкә карата дәрт, тотрыклылык хисе тойдым. Тиз арада биредәге хезмәттәшләрем алдында абруй яуларга да өлгердем. Эшемне яратып, гаделлек белән башкаргач, җитәкчеләр алдында да йөзем ак булды. Ул вакыттагы партия һәм район советы җитәкчеләре, учреждение начальниклары һәм, әлбәттә, гади район халкы белән кулга-кул тотынышып, бергә эшләдек. Балтач халкының гадилеген, ярдәмчеллеген, табигатенең хозурлыгын бүгенгедәй хәтерлим. Бүгенге көндә үзем Борайда яшәсәм дә, Балтач халкы белән тыгыз элемтәдә торам, – ди ул хезмәт юлларын сөйләгәндә.
Илшат Мәхмүтовка үзенең гомер һәм хезмәт юлларында бик күп сикәлтәләр узарга туры килә. Закон иясе булгач, бер районнан икенче районга күчеп, бик күп михнәтләр күрергә дә туры килә аңа. Хәтта, язмыш җилләре аны Агыйдел шәһәренә алып китә. Биредән янә Борайга беренче эш урынына кайтып, 2006 елда подполковник дәрәҗәсенә җитеп, отставкага китә. Мондый югары дәрәҗәгә җитүендә Илшат Зыя улы Илгиз Дәүләтов, Флүс Зарипов, Фәви Гарипов һәм Өммәт Зиалтдиновларга зур рәхмәтле. Кул кушырып утырырга яратмаган Илшат Зыя улы хаклы ялда булуына карамастан, Яңавылдагы “Ремтехсервис” җәмгыятендә генераль директор вазыйфасын башкара. Әмма ләкин, алган юридик белеме аны һәрвакыт кешеләргә ярдәм итүне сорап, күңелен кытыклап тора. Шуннан ике дә уйлап тормыйча, гаделлекне, законнарны саклау, кешеләрнең бозылган хокукларын яклау теләге аны адвокат эшенә алып килә. Борай адвокатлар филиалына мөдир итеп тәгаенләнә. Бәләкәй генә коллективны туплап, яңадан-яңа көч белән халык белән эшләү, аларның хокукларын яклау теләген тормышка ашыра башлый.
– Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка зур рәхмәтлебез, эшебез белән һәрвакыт кызыксынып тора. Безне, адвокатларны, яңа, җылы бина белән тәэмин итте, ремонт эшләрен башкарырга да зур ярдәм күрсәтте. Һәркем яклауга, ярдәмгә, киңәшкә мохтаҗ. Авыр хәлләрдә калган гади район халкына ярдәм итәргә тырышабыз. Шуңа күрә без нинди генә авырлыкларга дучар булмасыннар, халыкка дөрес юл күрсәтүдә якты маяк булып торабыз, – ди адвокат. Нинди генә вазыйфага алынса да, хезмәтен намуслы, тырыш, гадел башкаручы кеше буларак таныла Илшат абый. Күпсанлы ведомстволар һәм Хөкүмәт медальләре белән бүләкләнгән. Эчке эшләр министрлыгының атказанган һәм криминаль милициянең мактаулы хезмәткәре исеменәренә лаек булган кеше ул.
Һәм үзенең шундый катлаулы узган язмышының уңышларына ирешүендә тормыш иптәше Миләүшәгә зур рәхмәтле ул. Кайда гына булмасын, көнозыны авыр хезмәтендә эшләп, арып кайткан ирен Миләүшә апа ачык йөз, тәмле ашы белән каршы ала. Ул аңа киңәшче дә, ярдәмче дә. Сабыр холыклы Миләүшә апа гаилә учагының якты бер йолдызы булып балкып, иренең эшенең авырлыгын аңлап, гаиләдә килеп туган көнүзәк проблемалар белән комачауламый. Шуңа күрә дә аларның гаилә учагы ныклы һәм якты. Бүгенге көндә Мәхмүтовлар Борай авылында салынган күркәм, матур йортларында, әниләре Флүрә апага ярдәмләшеп, матур гомер кичерәләр. Исеменә җисеме дигәндәй миләүшә чәчкәседәй сөйкемле Миләүшә апаның уңганлыгы аның тәрәз төпләрендәге гөлләреннән, иртә яздан алып кара көзгә кадәр өйләрен аллы-гөлле шау чәчәккә күмүеннән гыйбарәт. Уңган хуҗабикә инде хаклы ялда булуына карамастан, кул эшләре белән шөгыльләнә. Төрле материаллардан үзенчәлекле дизайнлы бүлмә гөлләре, җимеш агачлары үрә. Аның кулы белән тудырылган могҗизалар өй эчендә зәвыклы бер җиһаз булып тора. Кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп яшәгәнгә аларның гаиләләре ныклы, балалары да тормышта үз урыннарын табып, абруй казанып яши.
– Гомер су кебек аккан да киткән. Артка борылып карасаң, күпме эшләр башкарылган. Районнан-районга күченеп йөрүләр, яңадан Борайга кайту–барысы да баштан узган. Югарыга карап фикер йөрт, түбәнгә карап шөкер ит, ди әби-бабайларыбыз. Намусым кушканча хезмәт иттем, бервакытта да җиңел, җайлы эш эзләмәдем, һәрчак авырлыкны җиңәргә тырыштым, – ди Илшат Мәхмүтов үзе турында.
Ул шушы матур табигатьле урында туып-үскәненә, җиргә нык басып йөргәненә сөенә. Еш кына хезмәттәшләре, дуслары шалтыратып аның хәл-әхвәлләрен сораша, ярдәм, киңәш сорап килүчеләр дә аз түгел. Бүген дә кемгәдер ярдәм итә алуы, аннан рәхмәт сүзләре ишетүе аның өчен барысыннан да кадерлерәк.